Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
18.07.2017

Соңгы спорт яңалыклары белән “Видеоспорт” таныштыра

Соңгы спорт яңалыклары, республика күләмендә узган мөһим спорт чараларыннан махсус репортажлар, Татарстан спорт командалары уеннарына кыскача нәтиҗә ясау — болар барысы да «Видеоспорт» тапшыруында.

«Видеоспорт» тележурналы — ул спорт дөньясыннан иң кайнар яңалыклар җыентыгы. Татарстанның спорт мәйданнарында нинди мөһим вакыйгалар булганын сез хәрәкәткә бай һәм нәтиҗәләрне барлап барган «Видеоспорт» тележурналы аша белә аласыз.

Тапшыруны башка программалардан якты төшерү элементлары, кызыклы кадрлар һәм аеруча эмоциональ алып баручы аерып тора. Алып баручы Сергей Малимоновның сүзләре экранда барган вакыйгаларга кайвакыт кызыклы, ә кайвакыт юмористик төсмерләр өсти. Теге яки бу спорт ярышында кем җиңә, автоузышлар нинди мөһим яңалыклар белән тулыланган, быелгы сезонда кем иң зур титулны яулар?

Спорт дөньясындагы күпләрне кызыксындырган сорауларга «Видеоспорт» тапшыруы җавап эзли. Чәршәмбе 00:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Видеоспорт» тапшыруын карарга онытмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Болгар радиосы хитлары КОС 60 лет успеха