Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
06.04.2017

Соңгы теракт вакыйгаларын "Таяну ноктасы" кунаклары ачыклый

Бүген "Таяну ноктасы" тапшыруында соңгы көннәрдә Рәсәй территориясендә кабатланган террор вакыйгалары турында сөйләшәләр. Берничә көн аралыгы белән булган фаҗигаләр Санкт-Петербург һәм Ростов-на-Дону шәһәрләрендә кабатланды.

Соңгы вакыйгалар нигезендә республикада Татарстан Эчке эшләр министрлыгы сак һәм уяу булырга чакыра. Әгәр дә җинять кылынганны күрсәгез яки корбаны булсагыз, кичекмәстән бу хакта полициягә хәбәр итегез. Теләсә кайсы гражданин җинаять гамәлләре яки экстремаль хәлләр килеп чыкканда, бу очракта үзен ни рәвешле тотарга кирәклекне ачык күзалларга тиеш, дип җиткерә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 6 нче апрель, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Исегезгә төшерәбез, хәзер “Таяну ноктасы” дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера