Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.07.2015

Соңгы ярты елда ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша күрсәтелгән электрон хезмәтләр саны 76 процентка арткан

Соңгы ярты елда ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша күрсәтелгән электрон хезмәтләр саны 76 процентка артканШәхси кабинетлар саны исә 33 процентка артып, 1,38 млн тәшкил иткән

 Соңгы ярты елда татарстанлыларга 25 млн.га якын электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 76 процентка артыграк. Хәзерге вакытта ТР дәүләт хезмәтләре портылында 222 төр хезмәт һәм сервис күрсәтелә.

Министр китергән мәгълүматларга караганда, соңгы ярты елда ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша үткән түләүләр суммасы 2,4 млрд сумга җиткән. Ел башыннан 2 млннан артык түләү башкарылган.

Ул искәртеп узганча, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада дәүләт хезмәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән программа тормышка ашырыла. Роман Шәйхетдинов шәхси кабинетлар санының 33 процентка артып, 1,38 млн. тәшкил итүенә игътибар юнәлтте. Татарстанлылар портал аша 1 млннан артык электрон гариза биргән. Бу күрсәткеч, узган ел белән чагыштырганда, 64 процентка арткан. Электрон чиратка язылычулар саны исә 161 процентка артып, 3,3 млн га җиткән.

“Түләүләрне портал аша башкарган гражданнар күбрәк булган саен, ресурска карата ышанчы та шулкадәр арта дигән фикердә торабыз, – дип сөйләде министр. Ул җәмәгатьчелек арасында торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, табибка язылу, ЮХИДИ штрафларын түләү, балалар бакчасына электрон чиратка басу, шулай ук элемтә һәм интернет өчен түләү хезмәтләре аеруча популяр булуын ассызыклап: – Боларның һәммәсе вакытны гына түгел, акчаны да янга калдыруга юнәлтелгән”, – дип билгеләп узды.

Әлеге уңайдан Роман Шәйхетдинов республикада дәүләт хезмәтләре һәм мобиль кушымта кулланучылардан алына торган комиссияне киметү буенча зур эш башкарылуы турында сөйләде һәм моның, нигездә, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның шәхси йөкләмәсе белән тормышка ашырылуын искәртте. Әйтергә кирәк, узган елның 1 декабреннән ТР дәүләт хезмәтләре порталы һәм мобиль кушымта аша түләүләр башкарган вакытта теркәлгән комиссия күләме гамәлдән чыгарылды: ул элек 10 сум тәшкил итә иде. 1 февральдән исә банк-партнер белән килешү төзегән идарәче оешма күрсәткән торак-комуналь хезмәтләр өчен түләгәндә комиссия алынмый. ТР дәүләт хезмәтләре порталында ТКХ өчен комиссиясез түләргә мөмкин идарәче оешмалар исемлеге урнаштырылган. Шәхси кабинетка кереп, "ТКХ өчен түләү" дигәү бүлекне сайлап, әлеге исемлек белән танышырга була. Моннан тыш, банк карталары хуҗалары өчен ТКХ хезмәтләре өчен нульле комиссиясез түләү кертелде. Идарәче оешма, түләүләрне комиссиясез кабул итү өчен, килешү имзаларга тиеш.

Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта портал аша түләүләрне виртуаль карта файдаланып та тормышка ашырып була. Аның ярдәмендә теләсә кайсы хезмәт өчен бернинди комиссиясез түләү мөмкинлеге булдырылган. Виртуаль картага акчаны теләсә кайсы банк картасыннан яки якындагы инфомат аша 5 мең сумнан алып комиссиясез күчереп була. Виртуаль карта аша гамәлгә ашырылган барлык түләүләр турындагы тулы мәгълүмат шәхси кабинетта саклана.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры билгеләп узганча, ТР дәүләт хезмәтләре порталы иң алга киткән куркынычсызлык системасына ия. Порталдан файдаланучыларның банк карталары турындагы мәгълүмат серверда сакланмый. Бу, үз чиратында, әлеге мәгълүматны явыз ниятлеләр кулына эләгүдән саклый. Моннан 2 ел элек портал “3D Secure” куркынычсызлык системасы белән тәэмин ителгән. Система кирәкле түләүне гамәлгә ашыру өчен sms аша җибәрелеп, 1 тапкыр гына файдаланыла торган пароль кертүне сорый.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20