Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
15.05.2019

Сораштыру: "Татар журналистикасының киләчәге бармы?"

Күптән түгел «Әйдә ТНВга» конкурсының 3-нче этабы узды һәм без экспертлар белән аралаштык аларның «Татар журналистикасының киләчәге бармы?» дигән сорауга фикерләре белән ТНВ интернет-редакция белән бүлеште.

Данил Сәфәров — Татар телендә эшләп килүче «Матбугат.ру», «Татпресса.ру» интернет басмаларның җитәкчесе:

— Студентлык вакытында гамәли журналистикага килгән егетләр һәм кызлар берни дә югалтмый. Кайбер вакытларда мәгълүмат кыры үзгәрү аркасында журналист белеме актуаль түгел дип ишетеп була. Йөз мең, бер миллион булган блогерларның подписчиклары бар, һәм аларны тулы мәгънәсендә «журналистлар» дип атап булмый. Ничек булса да, әгәр без социаль челтерләрне күздә тотсак һәм сүз сыйфатлы контент турында барса — әлбәттә аның нигезендә шул ук журналистика. Әгәр дә без популяр булган каналларны Youtube, фильмнар, блоглар һәм интервьюлар алсак журналистика булмаса — нәрсә ул? Шуның нигезендә әлбәттә шул журналист белеме.

Миңназыйм Сәфәров — ДТРК «Татарстан» милли тапшырулар хезмәте житәкчесе:

— Мин журналистиканың киләчәгенә ышанмасам, журналистикада эшләмәс идем. Мин бөтен яшәвем белән, үземнең бөтен хезмәтем шушы татар халкының киләчәге булсын дип эш итәм. Чөнки халкының киләчәге бар икән, аның журналистикасы да исән дигән сүз. Аның өчен телне кайгытрырга кирәк, балаларны аның өчен безнең Шаян-ТВ бар. Әгәр дә шул бозылмыйча бара икән журналистикасы да булыр, телевидениесе да булыр, мин бар күңелем белән моңа ышанам. Яңа заман белән бергә, яңа технологияләр килә сүз дә юк, 15 ел элек без менә шундый телефоннарны кулланабыз дип уйламаган идек. Яңа технологияләр әлбәттә булачак, мәсәлән газетаның башка төрле форматлары барлыкка килде, электрон варианты инде күптәннән бар. Ләкин мин бер нәрсәдән генә куркам, әнә шушы формалар белән мавыгып без аның эчтәлеген онытмасак иде. Чөнки журналистика ул теләсә нәрсә язу түгел, ул шаяру гына да түгел ул фикер бирү һәм әз генә алга карау, кеше белән сөйләшү һәм анализлау дигән сүз. Менә шушы төп нәрсәләр бетмәсен иде журналистикада, ул иң төп умыртка сөяге.

Рәмис Латыйпов — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясенең һәм «Интертат» электрон газетасының баш редакторы:

— Билгеле мине татар журналистикасының киләчәге борчый, профессиянең дәрәҗәсе түбән булуы. Бүтән профессияләр белән чагыштырганда һәм кешеләрнең килүенә карап, бөтән өлкәләр белән чагыштырганда хәзер бит инде кешегә тиз генә нәтиҗәгә ирешә торган ниндидер карьера үсеше булган профессия кирәк. Журналистика — андый профессия түгел. Кайберләр журналистика бетәчәк дип әйтәләр, ул бетәчәк дип мин берничек тә уйламыйм. Чөнки татарча укый торган кешеләр бар икән, татар кешеләренә мәгълүмәт кирәк икән — ул булачак. Менә хәзер күпме социаль челтерләрдә блогерлар, аларны бит кемдер укый, димәк кешеләргә кирәк дигән сүз. Безнең максат дөрес, объектив мәгьлүмәтне җиткерү, һәр редакция үзенә алмаш әзерләргә тиеш.

Эмиль Талипов — Г. Камал исемендәге академия театры актеры:

-Татар журналистикасының киләчәге әлбәттә бар. Аларны үз канат астына алып тәрбияләргә тиешләр. Кешене тәрбияләгәндә алар өчен җаваплык хис итәргә кирәк, эш барышларын, үз үзенең тотышларын күзәтеп барырга. Журналист булу өчен әлбәттә укырга кирәк һәм һәрвакытта да белем алып торырга кирәк, Һәм әлбәттә үз өстеңнән эшләү. Александр Невзоров әйтмешли: «У хорошего танка башня вертится во все стороны» дигән журналистларга кагылышлы сүзләре бар, минемчә монда һәр кеше үзе сайлый.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс