Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.03.2016

“Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион яшьләр фестивалендә катнашырга теләүчеләрдән рекордлы санда заявка килгән

 Бу көннәрдә Сарманда “Созвездие-Йолдызлык” XVI республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу зона туры узды. Сайлап алу этаплары 1 мартта Лениногорскида башланган иде.

Сарман Мәдәният йорты, әлеге районнан тыш, Зәй, Түбән Кама районнарыннан 987 катнашучыны җыйды. 5-21 яшьлек яшь артистлар жюрига вокал, хореография, конферанс номинацияләрендә чыгышларын тәкъдим итте.

Нәтиҗәләр буенча 52 номер сайлап алынды, иң яхшы чыгыш ясаучылар Казанда уздырылачак суперфиналга юлламалы булды. Моннан тыш, җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгыннан, район Башкарма комитетыннан бүләкләр тапшырылды. Балаларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина котлады. Тур кысаларында мастер-класслар да оештырылды.

Соңгы елларда Татарстанның мәдәни брендына әверелгән төп балалар фестиваленең оештыру комитетына зона турларында катнашырга теләк белдерүчеләрдән рекордлы күләмдә заявкалар килгән. Мисал өчен, Сарманда гына да 180 номер тәкъдим ителгән, моңа кадәр аларның саны 120 дән артмый торган булган. Катнашырга теләк белдерүчеләр саны күп булганлыктан, Яр Чаллыда уздырылачак сайлап алу турының көннәр санын 4 кә җиткергәннәр. Сайлап алу турлары 31 мартка кадәр Мөслим, Чирмешән, Арча, Кукмара, Апас, Яшел Үзән җирлекләрендә уздырылачак. Бүген исә зона сайлап алу туры Яр Чаллыда башлана.

Бу хакта фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20