Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.04.2015

"Созвездие-Йолдызлык" XV фестиваленең Гран-при ияләре Яр Чаллыда һәм Кама Аланында яши

Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Созвездие-Йолдызлык" ачык Республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләре билгеле булды. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган XV юбилей фестиваленең йомгаклау концертында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

 "Созвездие-Йолдызлык" фестивале менә инде 15 ел яши, шушы вакыт эчендә ул республикадагы һәр муниципалитетка, торак пунктка барып җитте. Ел саен замана белән бергә атлаучы, сәләтле балаларны күреп сөенәбез. Алар Россия күләмендә дә бик яхшы чыгышлар белән югары үрләр яулый", - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов. Ул мондый концертны күбрәк кеше карый алырга тиешлеген билгеләп үтеп, "Пирамида" залы гына кечкенә булуына ишарәләде. "Якын киләчәктә без бу бурычны хәл итәргә тиеш", - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

Фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланганлыктан, җыр-биюләрнең күбесе патриотик рухта булды, сугыш ачысын искә төшереп, күзләрне чылаткан чыгышлар да аз булмады. Шундыйларның берсе - "Вокал-соло" номинациясендә кече яшьтәге балалар төркемендә беренче урынны алган Олы Кайбычтан Гөлназ Гайнуллина "Отмените войну" җыры белән күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Зал ветераннарга аягүрә алкышлады. Концерт дәвамында "Синий платочек", "Катюша", "Казаки", "В лесу прифронтовом", "Ветераннар", "Һаман көтәсең", "Солдат хаты" кебек җырлар яңгырады.

"Вокал-соло", "Вокаль ансамбль", "Хореография", "Конферанс" кебек номинацияләрдә төрле яшь төркемнәрендә беренче, икенче һәм өченче урын ияләрен төрле рәсми затлар котлады. РФ Дәүләт Думасы депутаты Алла Кузьмина РФ Дәүләт Думасы Рәисе исеменнән сәламләү хатын укыды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең бик күп талантлы балаларның исемнәрен ачуын ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, республикада төзелә торган яңа объектлар уңай үзгәрешләр керткән кебек, "Созвездие-Йолдызлык" та республикага яңа сулыш өрә. "Йолдызлык" белән тормышыбыз тагын да ямьләнде", - диде Римма Ратникова.

ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров фестивальнең авыл һәм шәһәр балалары өчен мөмкинлекләрне тигезләве белән уникаль булуына басым ясады. "Әле авыл баласына башкала сәхнәсенә чыгарга мөмкинлек биргән бәйгеләрнең моңарчы булганы юк иде", - дип, ул оештыручыларга рәхмәтен ирештерде.

Җиңүчеләрне ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина, "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов бүләкләде. Гүзәл Удачина фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Тумановка һәм фестиваль хәрәкәтен гамәлгә куйган башка затларга РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астаховның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Призлы урыннарга лаеклы чыгышлар шулкадәр күп иде, шунлыктан, жюри беренче, икенче һәм өченче урыннарга берничә артистны һәм коллективны билгеләргә карар кылган. Фестивальнең иң зур бүләге - Гран-при ияләрен бүләкләргә сәхнәгә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков күтәрелде. "Хореография" номинациясендә Гран-прига Түбән Кама районы Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсенең "Калейдоскоп" халык хореографик ансамбле, "Вокал" номинациясендә Яр Чаллыдан җырчы егет Роман Широких лаек булды. "һичшиксез, бу фестивальгә әзерлек барышында, чыгышларны кабатлаганда мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, фатирларда ниләр булганын күз алдына китерсәң - шаккатмалы. Җир шарында бу фестивальгә тиңнәр юктыр, мөгаен. Сез Татарстан горурлана алырлык хәрәкәт тудырдыгыз. Афәрин сезгә!" - дип Хөкүмәт башлыгы балаларны тәрбияләгән ата-аналарга, алар белән шөгыльләнгән мөгаллимнәргә рәхмәт белдерде.

Фестивальдә катнашучыларга сәламләү хатларын шулай ук РФ мәдәният министры Владимир Мединский, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов һәм башка рәсми затлар юллаган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20