Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.09.2016

Спасның “Болгар” эзтабарлары республика күчмә кубогын Чистай командасына тапшырып кайтты

Спасның “Болгар” эзтабарлары республика күчмә кубогын Чистай командасына тапшырып кайтты Спас районы Ким бистәсе укучылары республика эзтабарлар отрядлары фестивалендә катнашты. Казанда “Чайка” лагере базасында үткәрелгән әлеге фестиваль олыларның, студентларның һәм мәктәп укучыларының 16 отрядын бергә җыйды. Ләкин ярышларда барысы өчен дә тигез шартлар булды. Нәтиҗәдә, олылар белән ярышу җиңел булмаса да, укытучы Борис Андреянов җитәкчелегендәге безнең команда биремнәрне үтәп, иң көчле командалар бишлегенә керә алды, дип хәбәр итә Спас районының “Новая жизнь” газетасы.


Үзләре кебек эзтабарлар белән берничә көн бергә булып, үзара аралашу, ярышу, учак тирәли тезелеп гитарага җырлау балаларда онытылмаслык хәтирә булып уелып калды, аларның барысын бер игелекле эш – эзтабарлык берләштерде, диде Борис Андреянов әлеге фестиваль турында.

Нәтиҗәдә, Спас районы Ким бистәсенең “Булгар” эзтабарлар отрядына диплом, бүләк тапшырылган. Ә аларга республика фестивалендә иң яхшы отряд буларак былтыр бирелгән күчмә кубокка бу юлы Чистай районының “Выстрел” командасы лаек дип табылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20