Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.08.2016

Спорт арбитраж суды озынлыкка сикерүче Дарья Клишинага Олимпиадада катнашырга рөхсәт итте

Россиянең озынлыкка сикерүчесе Дарья Клишина Рио-де-Жанейродагы Олимпиадада чыгыш ясау мөмкинлеген алды.  Моңа Спорт арбитраж суды (CAS) спортчының җиңел атлетика федерациясе Халыкара ассоциациясенең (ИААФ) 2016 елгы Уеннарда катнаштырмау карарына биргән апелляциясен канәгатьләндерү ярдәмендә ирешелде, дип хәбәр итә «Спорт-Экспресс».

Исегезгә төшерәбез: хатын-кызлар арасында озынлыкка сикерүнең финалы Риода 17 августта үтә. Бер көн алдан квалификация ярышлары үтәчәк.

Шимбә Клишина, Олимпиадада чыгыш ясау мөмкинлеген алган бердәнбер Россия җиңел атлеты, Ричард Макларен җитәкчелегендәге бәйсез ВАДА комиссиясе биргән яңа мәгълүматлар нигезендә Риодагы Уеннардан читләштерелгән иде.

Якшәмбе көнне CAS спортсменка биргән дәгъваны карады. Утырыш дүрт сәгатьтән артык барды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20