Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.10.2015

СПОРТ // "Зенит" җиңүдән башлады

Бу "Зенит" өчен сезондагы беренче матч булды. Владимир Алекно шәкертләре старт уенында ук мәйдан хуҗалары – "Крузейро" командасы белән очрашты.

Волейбол. Клублар арасында дөнья чемпионаты. "Крузейро" (Бразилия) – "Зенит" (Россия) – 1:3 (20:25, 18:25, 25:19, 20:25).

"Зенит" составында иң нәтиҗәле уенчы булып Вильфредо Леон танылды. Куба һөҗүмчесе 22 очко җыйды. Бүген кич "Зенит" турнирда икенче матчын уздыра – Пуэрто-Рико клубы "Капитанес" белән очраша. Ярымфиналга чыгу өчен казанлыларга бер партиядә җиңүгә ирешү дә җитә.

– Җиңү шатландырса да, уен белән тулысынча канәгать түгел әле, – диде "Зенит"ның баш тренеры Владимир Алекно. – Турнир дәвамында уеныбызны көчәйтү өчен барысын да эшләячәкбез.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20