Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.07.2015

Спортчылар авылында хәләл туклану ашханәсе эшли

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Хәләл” стандартлар комитеты җитәкчесе Марат Низамов Спортчылар авылында хәләл туклану ашханәсен ачуда катнашты. Су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында катнашучыларның бер өлеше исә Спортчылар авылында яши.

25 май-27 июнь көннәрендә чемпионат пешекчеләре “Хәләл системасы: теория һәм практика” курсы уздылар. Әлеге укуларны комитет белгечләре Россия ислам институты белән берлектә үткәрде. Шуның нәтиҗәсе буларак, чемпионатта катнашучылар да, кунаклар да хәләл ризык белән туклана ала, диелә ТРМДН матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез: хәләл, кашут (русча - кошерный) ризыктан кала, тагын 3 төрле кухня тәкъдим ителә: Европа, Азия һәм милли - рус/татар халык ашлары. Шулай ук вегерианнар мәнфәгатьләре дә исәпкә алынган, һәм андый ризыклар һәрбер зонада урын алачак.   

Аерым алганда, Казанда 24 июльдән 9 августка кадәр барачак су төрләре спорты буенча  XVI дөнья чемпионатына 6646 кешедән килеп урнашуга заявка алынган булган, аларның 736сы – ФИНА вәкиле, 4301е – илкүләм федерацияләрдән (соңгыларының 2847се Спортчылар авылында, 1454е шәһәр кунакханәләрендә урнаша), 625е – телерадиотапшыручылар, 773е – журналистлар, 211е – маркетинг буенча партнерлар. Нәтиҗәдә, XVI дөнья чемпионаты барганда шәһәр кунакханәләрендә 3799, Спортчылар авылында 2847 кеше яшәп торачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20