Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.01.2015

Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатын яктырту өчен ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү башланды

 Бүген Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионатының рәсми сайтында журналистларны аккредитацияләү башланды. Халыкара йөзү федерациясе таләпләре нигезендә, аккредитацияләнгән ММЧ вәкилләренә чемпионатны яктырту буенча нәтиҗәле һәм уңайлы эшчәнлек өчен барлык кирәкле шартлар тудырылачак.

Һәр ярыш объектында матбугат үзәге, фотографлар өчен аерым матбугат үзәге, конференц-зал, микс-зона, пресса өчен трибуналар, инфодеск, ММЧ өчен ял зоналары оештырылачак. Аларның барысында да Интернет челтәренә бушлай кереп булачак. Эш бүләмәләре офис компьютер техникасы белән җиһазланган.

Чемпионат уздырган чорда журналистлар өчен шулай ук шәһәр кунакханәләренә урнаштыру, объектларда тукландыру, кунакчыллык сервисы, транспорт хезмәтләре, таможня-виза процедураларында теләктәшлек, ММЧ өчен мәгълүмати ярдәм кебек сервислар каралган. Ярышлар турында мәгълүматны оператив җиткерү максатларында барлык аккредитацияләнгән ММЧ вәкилләре учен актуаль спорт хәбәрләренең рәсми чыганагы – махсус ИНФО-система оештыру ниятләнә. Система 2015 нче елның 23 июленнән спорт объектларының эчке челтәре буенча ачык булачак.

Чемпионатка ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Процедура GMS FINA махсус системасында үткәрелә. Заявка калдыру һәм системага керү өчен, рәсми сайтта “Аккредитация” бүлегенә кереп, “Медиа” категориясен сайлау зарур Процедура турында тулы мәгълүмат якын арада “ММЧ вәкилләренә” бүлегендә пәйда булачак.

Искәртеп узабыз, чемпионат "Мастерс" категориясендәге ярышларны да исәпкә алып, 24 нче июльдән 16 нчы августка кадәр дәвам итәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20