Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.08.2015

Спортның су төрләре буенча ДЧ вакытында Татарстанның туристлык өлкәсендәге әйләнеше 2,2 млрд сумнан артып киткән

Спортның су төрләре буенча ДЧ вакытында Татарстанның туристлык өлкәсендәге әйләнеше 2,2 млрд сумнан артып киткән Казанда Спортның су төрләре буенча ФИНА ның 16 нчы Дөнья чемпионатын үткәрү вакытында Татарстанда 120 мең турист булган. Бу чорда туризм өлкәсендә хезмәт күрсәтү күләме 2,2 млрд сумнан артып киткән.

Казанда кунакханәләр броньлау мәгълүматлары буенча, беренче туристлар 18 июльдә килә башлаган, шушы көннән 8 августка кадәрге чорда шәһәр кунакханәләре 95 процент тулы булган.

Татарстан кунаклары ДЧ чорында Казан Кремлендә, борынгы Болгар шәһәрендә, Зөя утрау-шәһәрлегендә, Алабуга һәм Чистайда булганнар.

Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, Казан Кремлендә 123,6 мең турист һәм экскурсант булган, Болгарда – 27,4 мең, Зөя утрау-шәһәрлегендә – 15,7 мең, Алабугада – 9,5 мең, Чистайда – 2,3 мең.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20