Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2015

Спортның су төрләре буенча ДЧ ярышларына балалары белән килүче гаиләләр күп - бу бик сөендерә - Азат Кадыйров

2 нче августка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты ярышларына билетларның 70 процент өлеше сатылган. Бу хакта бүген "Казан-Арена" стадионында узган матбугат конференциясендә Спорт проектлары Башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров хәбәр итте.

"Трибуналарда бик күңелле атмосфера хакимлек итә, балалары белән килүче гаиләләр күп, бу бик сөендерә. Трибуналарның буш булмавы да куанычлы күренеш", - дип белдерде дирекция җитәкчесе. Аның әйтүенчә, йөзү һәм хай-дайвинг ярышларына билетлар күп калмаган. Су тубы буенча Россия командасы уйнамаган матчларга да билетлар әле бар. Азат Кадыйров сүзләреннән аңлашылганча, трибуналарның шактый тулы булуы сәбәпле, ярыш барышында билет сатмаска карар кылынган. Азат Кадыйров ярышларга көненә 27-28 мең кеше йөрүе, кичә хәтта 29 мең тамашачы теркәлүе турында хәбәр итте. УЛ ФИНА паркының да зур популярлыкка ия булуын билгеләп узды. Парк ачылганнан бирле анда 160 мең кеше булган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20