Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.01.2015

Спортның су төрләре буенча ДЧда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үз бурычларын үти алыр дип ышанам – И. Халиков

Спортның су төрләре буенча ДЧда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үз бурычларын үти алыр дип ышанам – И. Халиков  Агымдагы елда Татарстанның юл-транспорт тармагына әһәмиятле бурычларны хәл итеп, эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру зарур. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Транпсорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 2014 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, агымдагы 2015 нче елга яңа бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында шулай дип белдерде.

Утырышта Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, республиканың транспорт комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, тармак хезмәткәрләре катнашты.

Төп доклад белән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хисап тотты. Аның әйтүенчә, 2014 нче елда юл-транспорт комплексын гомуми финанслау күләме 37, 78 млрд сум тәшкил иткән, шуның 33,32 млрд сумы юл тармагын финанслауга тотылган, 4,46 млрд сум транспорт тармагын финанслауга сарыф ителгән. Республика бюджетыннан – 25,31 млрд сум, федераль бюджеттан – 11,61 млрд сум, 850 млн сум – муниципаль юл фондлары акчасы.

Транспорт тармагы предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 33 мең 264 сум булган. 2013 нче ел белән чагыштырганда, ул 9,8 процентка арткан. Юл төзелеше комплексында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 29 мең 50 сум тәшкил иткән, 2013 нче елга караганда, ул 10,2 процентка күбрәк.

Ленар Сафин докладында Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты-2015 тә транспорт хезмәте күрсәтү буенча башкарылачак эшләр турында сөйләде.

Утырышта шулай ук Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин чыгыш ясады. Ул халкы ярты миллионнан артык булган шәһәрдә зур автобусларга кискен ихтыяҗ булуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, шәһәр халкы җәмәгать транспорты буларак эшләүче “Газель” микроавтобусларының уңайсызлыгына карата шикаятен белдерә.

Илдар Халиков, тулаем алганда, тармак эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Ул юл-транспорт комплексының республиканың тулаем төбәк продукты күләменә керткән өлешенең 11,2 проценттан гыйбарәт булуын билгеләп узды. 2013 нче ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч арткан.

Хөкүмәт җитәкчесе Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында транспорт хезмәтләре белән тәэминат мәсьәләсендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына зур өметләр баглады. “Казандагы Универсиада, Сочидагы Олимпиада транспорт комплексының югары профессиональлеген күрсәтте. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы быелгы чемпионатта да транспорт хезмәтләрен күрсәтү вазифасын уңышлы башкарачагына ышанам”, - дип белдерде ул. Премьер-министр “Казан” халыкара аэропорты өчен дә агымдагы елның сынау елы булачагын ассызыклады. Ул чемпионатта 2,5 мең, “Мастерс” турнирында 6,5 мең спортчы катнашуын искәртеп узды. Чемпионатта катнашучыларны һәм кунакларны кабул иткәндә, аэропортта эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуы мөһим.

Илдар Халиков быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуны да искәртеп, шәһәр эчендә, шәһәрара, төбәкара юнәлешләрдә барлык төр транспорт эшендә дә бернинди өзеклекләр, тоткарлыклар булмаска тиешлеге турында кисәтте. “Ветераннар аеруча олы ихтирамлы мөнәсәбәткә лаек”, - дип белдерде ул.

Премьер-министр пассажирлар ташучы җәмәгать автобусларының санитар торышына, хезмәт күрсәтү сыйфатына игътибарны юнәлтергә киңәш итте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, “Халык контроле” системасы да бу мәсьәләдә камиллек җитенкерәп бетмәвен дәлилли.

Тимер юл транспортына килгәндә, Хөкүмәт җитәкчесе шәһәр яны тимер юл челтәрендә эш нәтиҗәлелеген арттыруга һәм пассажирлар өчен уңайсызлыкларны киметүгә игътибар итәргә кирәк, дип күрсәтмә бирде.

“Су юлы транспортына килгәндә, соңгы елларда күрсәткечләрнең түбәнәюе күзәтелә. 2015 нче ел навигациясенә тизйөрешле ике  “Метеор”ны модернизацияләү зарур. Быел җәен Болгарга һәм Свияжскига туристларның күпләп килүе ниятләнә, моңа әзер булырга кирәк. Туристлар өчен тиешле инфраструктураны тәэмин итү мөһим”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

“2015 нче ел барлык предприятиеләр өчен катлаулы булачак. Әмма без мондый гына четерекле чорлар аша узганыбыз бар, мондый вакытта эшчәнлекне оптимизацияләү, аны күпкә нәтиҗәлерәк итәргә омтылу кирәк”, - дип басым ясады Премьер-министр һәм хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20