Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.02.2015

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” турниры медальләренә дизайн конкурсы җиңүчеләре билгеле

Узган елның мартыннан сентябрь аена кадәр Спорт проектлары Башкарма дирекциясе Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” турниры медальләренә иң яхшы дизайн буенча иҗади конкурс уздырды. Бәйгегә FINA Дөня чемпионаты медальләренең 29 һәм “Мастерс” категориясендә 27 эскизы тәкъдим ителгән.

Жюри бәяләмәсе буенча, төп чемпионат һәм “Мастерс” категорияләрендә 2 җиңүче сайлап алынган. Әлеге медаль эскизлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин белән килешенгән, шулай ук ФИНА тарафыннан хупланып, 2014 нче елның 29 ноябрендә Дохада узган ФИНА Бюросы утырышында расланган.

“Чемпионат-2015” категориясендә “Глубина воды” медале концепциясе белән Уфаның “Парадокс!” реклама студиясе җиңү яулаган.

Әйтергә кирәк, медаль концепциясен эшләү бурычы шактый катлаулы – анда “тере” су эффекты тоелырга тиеш булган. Моннан тыш, медальләр уникальлеге һәм ясалу яңалыгы белән аерылып тору шарты куелган.

"Paradox Box" студиясе мохитнең график дизайны, брендингы белән шөгыльләнә. АКАР рейтингы буенча, студия “Бренд-дизайн” категориясендә Россиянең иң яхшы студиясе булган һәм бүгенге көндә ТОР 10 га керә.

“Чемпионат Мастерс 2015” категориясендә “Только вперед” медаль концепциясе белән “Sechenov.com” компаниясе җиңүгә лаек булган. Медаль дизайны борынгы антик артефактлар – иң борынгы спорт ярышлары яшьтәшләре стилендә ясалган. “Могҗизалы төстә исән калган” рәсемдә суны кичүче йөзүче сурәтләнгән һәм ул символик әһәмияткә ия. Җиңүгә омтылыш, уңышка илткән юлда табигать көчләре белән көрәшү, язмыш сынауларында бергә бер калуга әзер булу һәм, билгеле, кеше белән суның аерылгысызлыгы - болар барысы да спорт ярышларының рухын һәм Халыкара спорт федерациясе - "Water Is Our World"ның шигаре булып тора. 

“Sechenov.com” – Россиядә мәдәни-массакүләм чаралар оештыру һәм үткәрүдә махсуслашкан бердәнбер компания. Ике “ТЭФИ” премиясе лауреаты, режиссер-сәхнәгә куючы Алексей Сеченов җитәкчелегендәге профессиональ команда 2004 нче елдан бирле уникаль шоулар булдыра, спорт, музыкаль һәм иҗтимагый чараларны дөньякүләм дәрәҗәдәге вакыйгаларга әверелдерә. 2013 нче елда әлеге компания Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиаданы ачу һәм 162 ил спортчысы катнашкан ярышларны ябу тантаналарын уздырып, шушы чарада медальләр комплекты авторы булган. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20