Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2015

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына дип юллар төзекләндерүгә өстәмә 1,5 млрд сум акча бүленгән

 ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан, Татарстан башкаласында узачак спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына дип,Казанда транспорт һәм җәяүлеләр юлларын  төзекләндерүгә 1,5 миллиард сум акча бүленгән. Бүген бу хакта пресс-тур барышында ММЧ вәкилләренә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Шәһәр башлыгы сүзләренчә, әлеге сумма юлларның аеруча тузган участокларын норматив торышка китерер өчен бүленгән. Нигездә, шәһәрнең үзәк өлешендә  урнашкан тротуарлар да төзекләндереләчәк.  Әлеге акчаларга 65 урам юллары һәм 35 урамдагы тротуарларда ремонт эшләре башкарылачак. Ремонт  800 мең квадрат метрдан артык мәйданны тәшкил итәчәк. Тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе Игорь Куляжев мәгълүматлары буенча, ниһаять, исемлеккә Ватан (Родина) урамы юлы да кертелгән.

И.Метшин сүзләренчә, ремонт эшләре ике сменада башкарыла. Кирәк булган очракта, юл төзүчеләре өч сменада эшләргә дә әзер.  Хәзер, аның сүзләренчә, эшләр, нигездә, Казан үзәгендә оештырылган. Соңрак төзүчеләр шәһәр читенү керүче бистә юлларын да рәткә китерәчәк.

Бүгенге пресс-турда катнашучы журналистлар Маркс һәм Мөштәри урамнарындагы юлларны төзекләндерү эше белән таныша алды. Анда "Каздорстрой" ААҖнең баш инженеры Илдар Яруллин шәһәр магистральләрен төзәтүнең принциплары турында бәян итте.

Толстой һәм Щапов урамнары кисешкән урында "Казаньгорстрой" төзелеш компаниясе" ҖЧҖ подряд оешмасы әлеге участокның тротуарларын рәткә китерү белән мәшгуль. Предприятиенең башкаручы директоры Станислав Шевырев сүзләренчә, юлларны ремонтлаган вакытта сыйфатка аерым игътибар бирелә, юл өслеге 4-5 хезмәт итәргә тиеш.

И.Метшин ассызыклаганча, акчалар, нигездә, шәһәрнең үзәгендә урнашкан транспорт һәм җәяүлеләр юлларын төзекләндерүгә тотылачак, моның өчен 147 млн сум акча каралган. Эшләрнең беренче этабы июльнең беренче яртысында тәмамланачак. Бистә, шәһәр яны, сәнәгый зонадагы юлларны рәткә китерүне август-сентябрь айларында төгәлләү ниятләнә.

Мэр сүзләренчә, өстәмә урамнар исемлеге дә расланган. Әйтик, Ватан урамында капиталь ремонт планлаштырылган. Проект-смета документлары эшләнгән. "Без бары акча бүленүне генә көттек, шуңа да эшләр башланды", - диде ул.

Юлларны тәртипкә китерү сентябрь аена кадәр дәвам итәчәк. Ә көз көне бистә юлларын төзекләндерелү эшләре башланачак.

Шәһәр үзәгендәге юллар исә 5 июльгә төзекләндереләчәк, дип йомгаклады Илсур Метшин.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20