Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.07.2015

Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының мобиль кушымтасы эшләтеп җибәрелгән

Казанда узачак Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатының мобиль кушымтасы гамәлгә кертелгән. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан оештырылган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров яңа кушымта ярдәмендә чемпионат барышы һәм аны уздыру турында актуаль мәгълүмат алып булуы турында белдерде. Генераль директор әйтүенчә, мобиль кушымтадан Android һәм iOS платформаларында эшләүче җайланмалар ярдәмендә файдаланып була. “Кушымта ярышлар расписаниесе, спорт объектлары белән танышу, яңалыкларны күзәтеп бару, фотоальбомнар һәм видеосюжетлар карау мөмкинлеге бирә”, - дип билгеләп узды Азат Кадыйров. Ул хәбәр иткәнчә, соңрак, чемпионатка якынлашкан вакытта, “Медаль зачеты”, “Спортчылар” кебек бүлекләр барлыкка киләчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20