Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.01.2015

Спортның су төрләре буенча Казанда узачак Дөнья чемпионаты ярышларына 27 меңнән артык билет сатылган

 Казанда узачак Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты ярышларына бүгенгә 27 мең 157 билет сатылган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, билетларның күпчелек өлеше – 18 меңнән артыгы Интернет челтәре аша сатылган. Йөзү, синхронлы йөзү, хай-дайвинг кебек спорт төрләре халыкка аеруча кызыклы икән. Хай-дайвингка билетлар аеруча зур популярлыкка ия.

“Ярышлар башланганчы, июль башына инде без билетларның 80 процент өлешен сатып бетерергә ниятлибез”, - дип белдерде министр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20