Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
14.07.2017

Сәрия Сабурская балалар лагерьларында бер төркем кимчелекләр тапкан

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Питрәч районындагы «Чайка» сәламәтләндерү лагерендә булып кайткан. Бу хакта ведамствоның сайтында хәбәр ителә.

Лагерь корпусларында косметик ремонт үткәрелгән, узган елда җәяүлеләр йөри торган юллар тәртипкә китерелгән, кул һәм аяк юу җиһазлары урнаштырылган, яңа спорт мәйднчыгы булдырылган. Лагерь тәүлек дәвамында сак астында, ул автоматик сигнализация белән җиһазландырылган, шулай ук тревога сигнализациясе төймәсе дә бар. Видеокүзәтү системасын урнаштыру да күздә тотыла.

Шулай ук делегация Казанга караган һәм юлламаларны коммерция нигезендә саткан «Бригантина"да да булган. Лагерь смена эчендә 85 баланы кабул итәргә әзер.

Ике лагерьны да карау барышында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан бер төркем шелтәләр белдерелгән. «Чайка"да ашханәдәге савыт-сабага, «Бригантина"да яшел үсентеләр булмауга игътибарны юнәлткәннәр.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера