Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
26.05.2017

Сөт савуны арттыру таләпләрен “Туган җир” өйрәнеп кайтты

Җәй — мул сөт чоры. Хуҗалыкларда малларны җәйләүләргә күчерү башланды. Сөт савуны арттыру өчен тагын нинди таләпләр куела? Боларны җомга көн кичке сәгать алтыда эфирга чыгачак «Туган җир» тапшыруында белә аласыз.

Сөт кешегә гомеренең беренче көненнән үк таныш. Сөт составындагы кальций сөякләр, тешләр, чәчләр һәм тырнаклар төзелешендә иң алыштыргысыз матдә санала. Шуның өчен дә әлеге продукт балалар өчен дә, остеопороз — сөякләрдән кальций юылып чыгу белән авыручы өлкәннәр өчен дә алыштыргысыз булып тора.

Салкын тигәндә дә сөтнең файдасы зур, чөнки кеше организмында вируслар белән көрәшә торган иммуноглобулиннар аксымнан ясала, ә сөт менә дигән аксым чыганагы. Төпле чыганак организмда бик җиңел һәм тиз эшкәртелә. Күп кенә спортсменнарның көнлек рационын шуның өчен сөттән башка күз алдына да китереп булмый. Мөһим азык-төлек чыганагы авыл хуҗалыгында ничек җитештерелә һәм кызу эш вакытында хезмәтчәннәр югары нәтиҗәгә ирешү максатында нинди ысуллар куллана?

Бүген, 26 нчы май, сөт җитештерү һәм авыл хуҗалыгының язгы чәчү чорыннан соңгы эшчәнлеге белән «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 18:00 сәгатьтә «Туган җир» тапшыруы таныштыра.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера