Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
22.05.2017

Әстерханда татар милләтен һәм мәдәниятен өйрәнү курслары эшли башлаган

Әстерханда татар милләтен һәм мәдәниятен өйрәнү курслары эшли башлаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына курсларны оештыручы Диана Рәхимова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әлеге белем бирү проекты «Этномикс» этномәдәни коммуникацияләр үзәге белән бергә тормышка ашырыла.

«Бу татар телен түгел, ә татар милләте мәдәнияте, гореф-гадәтләрен өйрәтүгә юнәлдерелгән курслар. Беренче дәрескә 8 генә кеше килгән булса, проект хакында ишетеп, икенче дәрескә килүчеләр саны артты. Киләчәктә дәресләребезгә лектор-этнографларны, татар җырларын башкаручы танылган артистларны, тарихчыларны чакырырга ниятлибез», — диде Диана Рәхимова.

Аның сүзләренчә, Әстерханда уздырылган Федераль Сабан туеннан соң татар мәдәнияте һәм милләте белән танышырга теләүчеләр саны бермә-бер арткан.

«Дәресләргә кызыксыну да, ихтыяҗ да бар», — диде курсларны оештыручы агентлык хәбәрчесенә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха