Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.02.2015

«Столичный» автовокзалында электрон табло куела

«Столичный» автовокзалында электрон табло куела. Теге яки бу яңалыклар биредә үткәрелә торган реконструкция белән бәйле. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә автовокзалның пассажирларны йөртү хезмәтендә белдерделәр.
“Столичный” автовокзалы территориясен транспорт куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча биегрәк койма белән уратып алалар. Моннан тыш, бу җәйдә биредә территорияне саклаучы тагын бер пост эшли башлаячак. Шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре, элеккечә, автовокзал территориясенә керү урынында сак торачак. Ә башка шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре белән автовокзал территориясе эчендә куркынычсызлык тәэмин итү турында беренче тапкыр килешү төзелгән.
Автовокзал бинасы эчендә дә үзгәрешләр көтелә, анда автобусларның китү вакытын һәм юнәлешен белдерүче электрон табло куелачак.
Реконструкцияне апрель ахырынла тәмамлау планлаштырыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20