Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.11.2017

Су төбенә төшеп югалган шәһәрне “Магна Аура” эзли

Чәршәмбедән серле шәһәр эзенә төшү җаен эзләгән гаилә тарихын  “Магна Аура” телесериалы сурәтли башлый. Серле шәһәрнең барлыгына күпләр ышанмый.

Режиссер Ирина Попоу тарафыннан төшерелгән фильм бүгенге көн белән борынгы тарихны бәйли. Сериал берьюлы өч илдә төшерелгән – Германия, Болгария һәм Польша. Фэнтези жанрына корылган фильм вакыйгалары Кристиан исемле бер малай маҗараларын сөйли.

Кристиан һәм аның әтисе Яңа ел ялларына бабайсы Ронсон янына кунакка киләләр. Ронсон диңгез буенда урнашкан зур булмаган шәхси йортында гомер кичерә. Көннәрдән бер көнне йортның чормасында Кристиан  әнисенең көндәлеген һәм борынгы чүлмәк ватыгы белән серле картаны табып ала. Дүрт ел элек аның әнисе су астына төшеп югалган борынгы Магна Аура шәһәрен эзләү вакытында фаҗигагә юлыга. Шулай булса да, Кристианның әтисе Магна Аура шәһәренең барлыгына беркайчан да ышанмаган.

Сериал финал өлешендә нинди борылыш алыр һәм җиңүчеләр уңай хис-кичерешләрдән мәхрүм калмаслармы? Сорауга җавапны һәр эш көнендә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы аша 15:45 сәгатьтә “Магна Аура” телесериалын карап белегез.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20