Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
04.05.2017

Сугыш чоры балалары ток-шоу бәхәсендә катнаша

Пәнҗешәмбе, 4 нче май, «Таяну ноктасы» тапшыруында «Сугыш чоры балалары» темасын игътибар үзәгенә алалар. Студиянең кунаклары сугыш чорының барлык ачысын һәм төчесен балачактан ук татыган чын сугыш чоры балалары була. Сугыш чоры балалары тормыш-яшәеш үзгәрешен ничек бәяли һәм яшь буынга аларның ышанычы зурмы? Бу сорауга җавапны өченче май кичендә «Таяну ноктасы» тапшыруын карап белә аласыз.

Сугыш чоры балаларының борчулы мәсьәләләргә таяну ноктасын эзләүләре җавап көткән күп билгесез сорауларга ачыклык өсти. Сугыштан соңгы елларда да җиңел яшәү рәвеше сугыш чоры балаларының ишеген шунда ук килеп шакымаган. Сугыш тәмамланып, озак еллар үткәнннән соң да, зур афәт китергән зыян чор тормышын җиңеләйтүгә тоткарлыклар өсти. Сугыш урлаган балачак — башкача бу чор балаларының олы тормышка шул тикле кечкенәдән басуларын аңлатып та булмас. Мөһим һәм файдалы киңәшкә корылган әңгәмәне «Таяну ноктасы» тапшыруында карамыйча калмагыз.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 4 нче май, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!