Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.02.2015

Сугыш елларында һәлак булган очучылар һәйкәленә чәчәкләр салыначак

9-13 февраль көннәрендә Татарстанда узачак яшьләрнең “Хәтер маршы – 2015” кышкы походынде катнашучылар Питрәч районының Кощаково авылы зиратындагы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган очучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салачак.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә эзтабар, “Ватан” берләшмәсе” төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы идарәчесе Илья Прокофьев сөйләде. “Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан зур авиация үзәге булган, республика территориясендә бик күп очкычлар һәлакәткә тарып, язмышы фаҗигале төгәлләнгән. Бу урыннарны эзләү – “Ватан” берләшмәсе” бурычларының берсе”, – диде ул үзенең чыгышында.

Илья Прокофьев китергән мәгълүматларга караганда, 2012 елда Питрәч районының Кощаково авылында теркәлмәгән каберлекләр булуы ачыклана. 1942 елда монда совет очкычлары катнашында 2 һәлакәт булган. Совет очучылары җирләнгән каберлектә бары тик 2 кешенең генә исеме язылган була. Эзтабарларның 5 еллык эзләнүләре нәтиҗәсендә, һәлак булган барлык 10 кешенең дә исеме ачыкланды. Узган ел бу урында, аларның исемен мәңгеләштерү максатыннан, һәйкәл ачылды, дип сөйләде Илья Прокофьев.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20