Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
11.09.2017

«Supertatar» халыкара проекты музыкантлары яңа җырлар әзерләү өчен Казанга җыелды

Финляндиядә яшәп иҗат итүче татар музыканты, «Supertatar» халыкара проекты җитәкчесе Дәниз Бәдретдин Казанга хаҗдан кайтып барышлый тукталган. Хаҗи булу шатлыгы белән ул «Мир» кинотеатрының музей-кабинетында печенье белән чәй эчеп утырганда уртаклашты.

«Supertatar» халыкара проекты кичә Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Казанның «Мир» кинотеатры артында урнашкан Аксенов скверында оештырылган «Кино һәм музыка» дип аталган open air-концертта катнашты. Программа буенча төркемнең чыгышы алдыннан әлеге проект турында 26 минутлык документаль фильм да планлаштырылган иде.

Искәртеп үтәбез, «Кино һәм музыка» проекты — кинофестивальнең быелгы яңалыгы. Оештыручылар кино белән кызыксына, саундтреклар чыгара торган музыкантларны һәм музыкаль төркемнәр иҗаты белән кызыксына, сәнгать турында кино төшерә торган кинематографистларны бер мәйданга җыйганнар. Башта экранда төркем турында фильм, яисә саундтрек күрсәтелеп, аннары коллектив үзе сәхнәдә чыгыш ясый.

Музыкаль-кинематографик марафон дүрт сәгатькә исәпләнгән булса да, көн салкын булу сәбәпле, программа ике сәгатькә кадәр кыскартылган. Шул сәбәпле «Татар-информ» хәбәрчеләренә «Supertatar» халыкара проекты музыкантларын «Мир» кинотеатрыннан эзләп табарга туры килде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин