Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.05.2016

Свердловск өлкәсендә быел 25 Сабан туе була

Свердловск өлкәсендә милләттәшләребез быел 25 Сабан туе уздыра. Хәер, Кировоград шәһәр округының Лёвиха бистәсендә беренчесе 21ендә инде үткәрелгән дә. График буенча, иртәгә Сысерть шәһәр округының Кадниково бистәсендә өлкә Сабан туе була, анда Татарстаннан Премьер-министр Илдар Халиков җитәкчелегендә делегация бара. "Татары Урала" сайты шушы бәйрәм башланырга кадәр калган вакытны саный: хәзер 19 сәгать 43 минут калган.

Алдагы атна шимбәсендә, ягъни 4 июньдә Свердловск өлкәсенең 14 төбәгендә татар милли бәйрәме уздырыла, мисалга, Серов, Асбест, Югары Пышма, Дегтярск, Первоуральск шәһәрләрендә һәм төрле район авылларында. Якшәмбе 5 июньдә - Березовский, Красноуральск, Каменск-Уральский, Ревдада. Тагын 2 атнадан, 11е көнне Реж, Краснотурьинск калалары, Красноуфимск районы Татар Яманъелга авылында, 12сендә Югары Тура, Түбән Серги районы Акбаш авылы кешеләре милли мохиткә чумып, күңел күтәрәчәк, 18 июньдә - Екатеринбургта һәм Слободо-Турин районы Сагай авылында, 19ы – Шәле районы Сабик бистәсендә, 26сы – Новоуральскида һәм Североуральскида.

Июль аенда буласы 7 Сабан туеның 2се 2 июльдә Среднеуральск һәм Лесной шәһәрләрендә була, 9ы - Тавда, Түбән Тагил, Качканарда, Арти шәһәр округы Арти Шигири авылында, Түбән Серги районы Контуган авылында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20