Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.12.2015

Свитов дубле “Ак Барс”ка “Йокерит”тан реванш алырга ярдәм иткән

Казанның “Ак Барс” командасы хоккейчылары КХЛ чемпионатының өйдәге матчында финнарның “Йокерит” командасыннан ышанычлы реванш алган.

Кичә Зиннәтулла Билалетдинов уенчылары көндәшне 4:1 исәбе белән тар-мар итте.

Берничә көн элек кенә, 29 нчы ноябрьдә, командалар Хельсинкида очрашкан иде. Ул вакытта казанлылар 1:2 исәбе белән оттырган. Кичә исә “барс”лар тулы хокуклы реванш алган. Җиңүчеләр составында дубльны команда капитаны Александр Свитов ясаган. “Ак Барс” һөҗүмчесе Владимир Ткачевның очрашу барышында борынын сындырганнар.

Киләсе матчны “Ак Барс” 5 нче декабрьдә Казанда Риганың “Динамо” командасына каршы үткәрәчәк.

“Ак Барс” (Казан) – “Йокерит” (Хельсинки) - 4:1 (1:0, 2:1, 1:0).

Алкаларны кертүчеләр: Свитов (Архипов, 18.30), Козун (Йоэнсуу, 21.04), Яруллин (Рылов, 29.10, бол.), Свитов (Токранов, 33.45, мен.), Варнаков (Азеведо, 57.36, п.в.).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20