Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
26.05.2017

Сынау рәвешендә Россиянең ике шәһәре 2018 елда кайнар судан өзелмәячәк

2018 елда сынау рәвешендә Россиянең ике шәһәрендә кайнар суны өздермәскә булганнар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Чибис аңлатып киткәнчә, әгәр дә министрлык һәм хезмәт күрсәтү компанияләренең технологик тәҗрибәсе уңай һәм икътисади яктан файдалы булып чыкса, Россиядә кайнар суны сүндерүләрдән баш тартачаклар. Хәзерге вакытта ведомство беренчел проектта катнашу өчен шәһәрләр сайлый.

«Әгәр дә бу килеп чыкса, без кайсы елга әлеге технологиягә этаплап күчә алачагыбыз турында норматив таләпләр булдырачакбыз. Һәм моның күпмегә төшәчәген билгелиячәкбез», — дигән Чибис.

Шул ук вакытта ведомство башлыгы урынбасары билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта министрлык кайнар суны сүндерү вакытын киметү юнәлешендә эшли. Хәзер бу вакыт ике атна тәшкил итә, 2022 елга 7 көнгә күчү ниятләнә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!