Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
12.04.2018

Түбән Новгород татарлары "Әниемнең җылы кочагы" кичәсендә калфак чигәргә өйрәнәчәк

Түбән Новгородта уздырылачак «Әниемнең җылы кочагы» әдәби-музыкаль кичәсендә катнашучылар калфак чигәргә өйрәнәчәк. Бу хакта Түбән Новгород татарлары милли-мәдәни оешмалары сайты яза.
Чара 21 апрель көнне Түбән Новгород татарлары милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы тарафыннан үткәрелә.
Кичәдә катнашу өчен өс киемендә милли бизәк булу шарт. Ә иң заманча һәм матур татар образында киенеп килүчегә оештыручылар бүләкләр вәгъдә итә.
«Әниемнең җылы кочагы» программасы барышында милли ризыклар, Тәнзилә Смелова һәм Рәисә Якупова картиналары күргәзмәләре һ.б. эшләячәк.
Кичәнең төп өлешендә Түбән Новгород татарларының иң танылган ун хатын-кызы белән танышу планлаштырыла. Шулай ук музыкаль номерлар, милли бизәкләр белән эшләнелгән мөселман хатын-кызлары киемнәрен күрсәтү күздә тотыла.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера Программа Мин