Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.07.2015

Тагын дүрт компания 2015 елгы Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының партнерлары булды

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма һәм 2015 елгы Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатының партнерлары – 4 компания арасында хезмәттәшлек турында килешү төзү тантанасы узды.
Аерым алганда, чемпионатның яңа партнерлары “гигиена кирәк-яраклары”, “чәй”, “дезинфикция чаралары” белән тәэмин итәчәк. Шулай итеп, партнерларның берсе – Татарстанның эре компаниясе Дөнья чемпионатында катнашучыларны 5,8 мең флакон шампунь һәм 11,5 мең данә сабын белән тәэмин итәчәк.
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешманың генераль директоры Азат Кадыйров килешүләрне имзалауны шәрехләп: “Без XVI Дөнья чемпионаты партнерлары булырга теләк белдергән барлык компанияләргә һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәтле. Бу безнең өчен бик мөһим, терле категориядәге партнерлар безгә теге яки бу мәсьәләләрнең хәл итү мөмкинлеге бирә”, диде ул.
А.Кадыйров билгеләп узганча, чемпионат партнерларының күбесе Россия компанияләре. “Шулай итеп, чит илдән кергән товарларны алмаштыру программасын үтибез һәм Россия брендларына дөнькүләм вакыйга фонында үсеш алу мөмкинлеге бирәбез”, - дип ассызыклады “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешманың генераль директоры.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20