Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.09.2017

Таҗикстанда туып-үскән Рахмон Джураев оныкларына Путин һәм Шойгу исемнәре биргән

Таҗикстанда туып-үскән Рахмон Джураев оныкларына Путин һәм Шойгу дигән исемнәр биргән. Бу хакта РИА «Новости» яза.

Рахмон Джураев оныкларына исемнәрне Россия Президенты һәм Россия оборонасы министры хөрәмәтенә бирүен сәясәтчеләрнең дөнья өчен башкарган эшләренә рәхмәт җиткерергә омтылуы белән аңлата. Гаилә башлыгы әйтүенчә, оныкларның исеме Россия авылларында гына түгел, ә аның туган җирендә дә зур кызыксыну уяткан. Кешеләр авылда гадәти булмаган исемнәр белән аталган балалар барын ишетеп, алар белән танышырга килә икән.

Джураев исемнәр оныкларга киләчәктә комачауламас, ә киресенчә, аларга бәхет һәм уңыш китерер дип саный. Ул малайларның, һичшиксез, Россия Президенты белән танышачагына ышана.

Рахмон Джураев, тагын бер оныгы туса, аны Мәскәү мэры Собянин, ә кыз туган очракта, Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко хөрмәтенә атарга уйлый.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20