Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.09.2017

Таһир Гыйлаҗев: "Мирхәйдәр Фәйзи беренчеләрдән булып татар драматургиясенә музыка алып килә"

Татарстан китап нәшриятында Мирхәйдәр Фәйзинең драма әсәрләре тупланган «Пьесалар» китабы басылып чыкты. Китапның төзүчесе Таһир Гыйлаҗев “Татар-информ” хәбәрчесенә драматургның сайланма әсәрләре җыентыгы 50-60 ел элек чыккан булуын әйтте.

Китапның тиражы – 2000 данә. Җыентык югары сыйныф укучыларына, укытучыларга, студентларга, гомумән, әдәбият сөюче киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә. Аны Татарстан китап нәшриятының кибетләрендә һәм нәшриятның tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Таһир Гыйлаҗев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә интервьюсында Мирхәйдәр Фәйзинең татар әдәбиятында тоткан өлеше турында сөйләде.

- Мирхәйдәр Фәйзинең китаплары күптәннән чыкканы юк иде. Сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

- Сорау бик урынлы һәм бик кирәкле. Бу мәсьәләдә үзем дә уйланам. Кызганыч, татар дөньясы бер исемнәр тирәсендәрәк әйләнә. Сүз дә юк, ул бөек, тиңнәр юк Габдулла Тукайга. Ә аның томлыклары чыгу – ул үзеннән-үзе аңлашыла да... Галимҗан Ибраһимовлар, Фатих Әмирханнар, Галиәсгар Камаллар да чыгып килә, канәгатьләнерлек. Ә менә Мирхәйдәр Фәйзинең тулы сайланма әсәрләре моннан бер илле-алтмыш ел элек чыккан, алар инде таушалып беткән. Аның ике томлыгыннан гайре аерым бер китаплары чыккан: кырыгынчы елларда нәшер ителгән китабы, аерым әдәби әсәрләре белән җыентыклары бар. XX йөз башын укыткан вакытта шушы гаделсезлеккә тап булдым: студентларга укырга китаплар булмады. XX йөз башы татар әдәбияты фәнен алып барганда, укытыла торган матур әсәрләрен сайлап, 2005 елда китап чыгардым. Анда мин М.Фәйзине башта шагыйрь буларак ачтым, драматургиядәге эшчәнлеге шагыйрьлек этабы тарафыннан да әзерләнә. Ул хикәяләр, шигырьләр дә язган, шулай ук тәрҗемәче дә булган. Әйтик, аның төрек теленнән тәрҗемәләре бар, хәтта Европада балалар өчен әдәби телдә язылган әсәрләре таралган. Мин шул шигырьләрен, 3-4 хикәяләрен, драма әсәрләрен керткән идем. Ул китабым тиз арада сатылып бетте.

Аллага шөкер, Татарстан китап нәшрияты директоры, урынбасарлары көче белән яңа китап та дөнья күрде. Без анда бары тик драма әсәрләрен генә бирдек, ул «Пьесалар» дип атала. Сүз башы да, кереш мәкалә дә бик күләмле килеп чыкты. Мин бик канәгать.

Мирхәйдәр Фәйзи чыннан торып бик нечкә күңелле, төгәл кеше булган. Үзенең һәрбер эш-гамәлләрен көндәлек дәфтәренә терки барган. Көндәлек дәфтәрләренең бер өлеше басылып чыкты, М.Фәйзинең тасвирламасы да эшләнде, ләкин булган байлыкны туплап, җентекләп әзерләп, тулы берничә томда әзерләү перспективада булсын иде. Мин шундыйрак теләктә калам.

- Мирхәйдәр Фәйзинең татар әдәбиятына, татар драматургиясенә керткән өлешен ничек бәяләр идегез?

- Һәрхәлдә, Мирхәйдәр Фәйзине без татар әдәбияты тарихында классик драматург буларак билгелибез, гәрчә ул үзенең тәҗрибәләрен инде 1906 елларда ук яза башлый. Әмма аңа танылу алып килгән әдәби әсәрләр, нигездә, 1913 еллардан языла бара. Мирхәйдәр Фәйзи иҗат эшен шагыйрь буларак башлап җибәрә, аның кечкенә күләмле шигырь җыентыклары басылып чыга, ләкин «Кызганыч», «Авыл бәйрәме» пьесалары һәм, әлбәттә, татар драматургиясенең тарихын язган «Галиябану» музыкаль драмасы аңа чын-чынлап танылу алып килә. Дөрес, «Кызганыч» мелодрамасы да бик үзенчәлекле әсәр. Ул иҗат юнәлеше ягыннан – романтик, анда кеше күңеленең матурлыгы, фәлсәфи фикерләр урын ала, кеше бәхете мәсьәләләрен дә үзенчәлекле хәл итә. Ләкин күпмедер күләмдә «Галиябану» драмасын язуга әзерлек әсәре булып «Авыл бәйрәме» пьесасы тора дип атап үтәр идем.

Без Галиәсгар Камалны татар драматургиясенең атасы дип әйтәбез, Гаяз Исхакыйны да югары бәяли алабыз, әмма Г.Камалда да, Г.Исхакыйда да Мирхәйдәр Фәйзидә күренгән сыйфат яңарышын күрмибез. Ул беренчеләрдән булып татар драматургиясенә музыканы алып килә: халык җырларын, этнографиясен, фольклорын кертеп җибәрә. Авыл көйләре, музыка ниндидер бер орнамент кына булып тормый, ул әдәби әсәрнең эчтәлеген киңәйтә, тирәнәйтә, образлар ачарга ярдәм итә. Халык бәйрәмендә ясалган шушы тәҗрибә Мирхәйдәр Фәйзине «Галиябану» классик драмасын язуга алып килә. Бу музыкаль драмада без Мирхәйдәр Фәйзинең татар драматургиясенә бер яңа форма, эчтәлек алып килгәнен күрәбез, хәтта Галимҗан Ибраһимов «Галиябану» хакында бер-ике сүз дигән рецензия мәкаләсендә М.Фәйзинең татар матбугатында, татар галәмендә аерым бер мәктәп, юнәлеш тудыруын сөйли. «Мәктәп» дигән әйбер – ул ниндидер зур фәнни концепциясе, яңа хасиятләре, сыйфатлары булган бер юнәлеш. Ул шул дәрәҗәдә аның алып килгән яңалыгын дөрес бәяли.

Һәм инде без Мирхәйдәр Фәйзинең Совет чорында иҗат иткәнен күрәбез, бу традиция аның «Ак калфак», «Асылъяр» әсәрләрендә дә, аерым ассызыклап китәр идем, Кәрим Тинчурин һәм башка драматургларда дәвам ителә. Ә бу яңалыкның чишмә башы, билгеле, Мирхәйдәр Фәйзи була.

- «Галиябану» драмасы театр сәхнәләрендә күп еллар дәвамында уйналды һәм хәзер дә уйнала. Моның уңышы нәрсәдә?

- Драманың уңышы – без ассызыклап үткән аның музыкальлегендә чагыла. Ләкин анда гына түгел, анда бит – гомумкешелек темасы – мәхәббәт темасы бар, ул гасырдан-гасырга күчеп килгән. Шушы мәхәббәтнең зурлылыгы, аның олы кыйммәт булуы, әдәби әсәрнең яңадан-яңа матур поэтик алымнары, шул ук вакытта әдәби әсәрдәге фаҗигалелек тә бар. Укучы, шундый матур итеп тасвирланган кыяфәте, эчке дөньясы бай булган, кешелекле Хәлил белән һәм, авылда матурлык ягыннан аерылып торган, бердән-бер Галиябануның бергә булуын теләп утыра. Әмма ләкин авторның уңышы шунда: тамашачы карар иде дә, тынычлап кына кайтып китәр иде... Юк, әсәр олы фаҗигә белән тәмамлана! Кечкенә яшьтән бер-берсен сөешеп үскән Хәлил белән Галиябану бергә була алмый. Әдәби әсәрнең отышы да – коллизияләре, перепитияләре, геройларның эчке кичерешләре һәм аның шул дәрәҗәдә моңлы көләр белән үрелеп баруы, әлбәттә, аның драма гомерен, сәхнә гомерен саклый. Хәзер дә ул тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителә.Мирхәйдәр Фәйзи (Фәйзуллин Мирхәйдәр Мостафа улы) 1891 елның 31 октябрендә Оренбург губернасы Орск өязе Күкшел утарында туа. Авылда чакта абыстайлардан сабак ала, ике ел Орски мәдрәсәсендә укый. 1905 елда иң алдынгы мәдрәсәләрнең берсе саналган «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. Кечкенәдән сәламәтлеккә туймаган Мирхәйдәр ике елдан укуын ташларга мәҗбүр була һәм Күкшел утарына кайтып китә. Монда ул кулына төшкән китапларны укып белемен күтәрә. Башта шигырьләр яза. 1912, 1913 елларда шигырьләрдән генә торган ике китап та бастыра. Шул ук елларда Орскидагы драмтүгәрәк өчен «Яшьләр алдатмыйлар» исемле беренче пьесасын иҗат итә. 1913 елда «Кызганыч» һәм «Тәкъдирнең шаяруы» исемле ике пьеса яза. Пьесаларының икесен дә яшьләр мәхәббәтенә багышлый. Әдип гомеренең соңгы көненә кадәр иҗат итә, ләкин драматург буларак «Галиябану» драмасын язгач кына дан казана. Бу – театр сәхнәсендә иң күп куелган әсәрләрнең берсе. Мирхәйдәр Фәйзи үзенең кыска иҗат дәверендә 16 оригиналь сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра. “Асылъяр” (1920), “Ак калфак” (1922), “Адашкан күңел” (1923) драмаларын яза. Кече яшьтән үк килгән йөрәк авыруы, соңрак башланган үпкә туберкулезы язучының сәламәтлеген тәмам какшата һәм гомерен чикли – Мирхәйдәр Фәйзи 1928 елның 9 июлендә Башкортостан Республикасының Баймак шәһәрендә вафат була һәм шунда җирләнә. Монда аның музее эшли, бюсты куелган. Оренбург дәүләт татар драма театры 1991 елдан Мирхәйдәр Фәйзи исемен йөртә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20