Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
22.05.2017

Талпаннар һөҗүм итү сәбәпле хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр саны кимегән

Россиядә талпан кадалганнан соң медицина ярдәме кирәк булучылар саны сизелерлек кимегән, дип яза «Российская газета». Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) 19 майга булган мәгълүматларына караганда, хастаханәләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 1,4 тапкырга кимегән. Төгәлрәк әйткәндә, быел мөрәҗәгать итүчеләр саны 93,5 мең кеше булган.

Шуңа да кармастан, идарә тармагы белгечләре, Роспотребнадзорның һәр төбәк идарәсе һәм филиалларында талпаннарның зарарлы булу-булмавын тикшерү пунктлары ачылуын искә төшерә.
Быел Россиядә планлаштырылган 130 мең гектар мәйданның 128 мең гектары талпаннарга каршы махсус эшкәртелгән. Бу — узган елга караганда 30 процентка күбрәк мәйдан.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!