Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
03.04.2017

Танылган рок-төркем лидеры бүген кичке уен уйный

Дүшәмбе «Вечерняя игра» тапшыруында кунакта «Прогульщики» рок-группасы лидеры Владимир Жирнов.

Халык арасында рок юнәлешендә җырлаучыларга еш кына кискен характер һәм сәер гадәтләр хас дигән стереотип саклана. Музыкант кичке уенда шушы стереотипны юкка чыгарырга омтылачак. Владимирның «Instagram» социаль челтәрендәге аккаунтында «Минем белән чагыштырганда, бик явыз юлбарыс та юаш тоела» дигән язма урнаштырылган. Чынлыкта музыкант нинди һәм сәхнәдәге лидер сыйфатлары көнкүрештә сакланамы?

Бу һәм башка кызыклы сорауларга җавапны бүген, 3 нче апрель, 22:10 сәгатьтә «Вечерняя игра» тапшыруында белә аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс