Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.08.2016

Танылган спортчы, тренер Ирек Зиннуров Балтач районында булды

Танылган спортчы, тренер Ирек Зиннуров Балтач районында булдыВатерпол буенча танылган спортчы, тренер Ирек Зиннуровның Балтачка килүе Физкультурачылар бәйрәменә туры килде, дип хәбәр итә районның “Хезмәт” газетасы сайты.

Ирек Зиннуров иң элек район советында шимбә көнге эшлекле киңәшмәдә катнашты, Төзүчеләр бәйрәме уңаеннан бирегә чакырылган алтын куллы осталарга изге теләкләрен җиткерде. Аннан Балтач бистәсендә яшәүче 90 яшьлек тыл ветераны Нәкыя әби Кәлимуллинада кунакта булды, район башлыгы белән берлектә РФ Президентының котлау хатын тапшыруда катнашты.

И.Зиннуров Балтач бистәсе үзәгендәге ял итү һәм Сабан туе паркларында булды, биредәге үзгәрешләргә, реконструкция эшләренең барышына уңай фикерләрен җиткерде. Аэроклуб эшчәнлеге белән танышты, самолет ангарларында булып, очучылар белән фикер уртаклашты. Соңыннан районның ямьле табигать почмагы булган Кракүлдәге физкультурачылар бәйрәмендә катнашты. Дәрәҗәле спортчының авыл спортчылары бәйрәмендә катнашуы спорт сөюче райондашларның күңеленә хуш килде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20