Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.06.2017

Танылган җырчылар “Җырлыйк әле” сәхнәсенә җыелдылар

Шимбә киче “Җырлыйк әле” тапшыруында кызыклы булырга охшап тора. Башкача була да алмый, чөнки бу атнада җыр-моңга гашыйк тамашачыларны чын җыр-моң сөючеләр – танылган җырчылар моңландыра.

Үзэшчәннәр белән беррәттән, “Җырлыйк әле” тапшыруына үзләренең катнашу теләкләрен танылган җырчылар да белдерә. Җырлы тапшыру мондый теләкләрне һич кенә дә кире кага алмый, билгеле. Шул хөрмәттән, бу атнаның “Җырлыйк әле” тапшыруы чыгарылышында күпләргә билгеле яшь җырчылар – Марат Фәйрушин, Гөлнара Габидуллина һәм Владимир Васильев катнашалар.

Танылган җырчылар белән моңландыргыч “Җырлыйк әле” тапшыруын шимбә, 10 нче июнь, 20:30 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!