Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.06.2017

“Тапшырылмаган хатлар” фильмы Шукшин кинофестивалендә катнаша

“Яңа Гасыр” телеканалы тарафыннан төшерелгән “Тапшырылмаган хатлар” фильмы XIX Бөтенрәсәй Шукшин кинофестивалендә катнаша. Гадел Кутуйның бер исемдәге повесте буенча төшерелгән фильм республика күләмендә зур популярлык казанырга өлгерде.

Кинофестивальнең ачылышы 18 нче июльгә билгеләнгән. Бәйге программасы ике номинация нигезендә уза. “Тапшырылмаган хатлар” фильмы иң яхшы проект исеме өчен “Тулы метражлы нәфис фильмнар” категориясендә үз көчен сыный.

Татарстан фильмына җитди көндәшлек әзерләнгән. Гадел Кутуй повесте буенча төшерелгән фильм белән бергә җиңү өчен Евгений Миронов һәм Константин Хабенский төшкән «Время первых», Сергей Безруков белән «После тебя» һәм Сергей Соловьевның «КЕ-ДЫ» фильмнары көрәшә.

“Яңа Гасыр” телеканалы тарафыннан төшерелгән “Тапшырылмаган хатлар” фильмына әлеге бәйгедә уңышлар теләп калабыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20