Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
05.12.2017

«Тапшырылмаган хатлар» фильмы “Яңа Гасыр” каналы экранында

Менә «Тапшырылмаган хатлар» фильмы «Яңа Гасыр» каналының зур экраннарына чыгарга әзер. Татарстанның шәһәр һәм район кинотеатрларын урап узганнан соң, популяр татар фильмы телевизион версиядә яңгыраш ала.

Татар классигы Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп төшерелгән «Тапшырылмаган хатлар» нәфис фильмы татар әдәбиятын кинематография сәнгате җебе белән тоташтыруда икенче буын вазыйфасын башкарды. Моңа кадәр Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча төшерелгән бер исемдәге фильм тамашачы күңелен яулаган булса, бүген бу уңышка «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан төшерелгән чираттагы фильм — «Тапшырылмаган хатлар» иреште. «Тапшырылмаган хатлар» «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалында беренче тапкыр 2016 нчы елның декабрь аенда күрсәтелде.

Исегезгә төшерәбез, фильмда баш героиня Галия ролен яшь актриса Гүзәл Сибгатуллина башкара. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Ришат Әхмәдуллин Искәндәрне гәүдәләндерә, ә җырчы Айдар Сөләйманов фильмда үзен Вәли ролендә сынап карады. Фильмда шулай ук танылган артистларыбыз Фирая Әкбәрова, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Фәнис Җиһанша да катнаша. «Тапшырылмаган хатлар» нәфис фильмы әүвәлге елның март аеннан шәһәр һәм район кинотеатрларында прокатка чыккан иде.

Чын татар фильмын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 6 нчы декабрьдән 17:00 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!