Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.03.2017

«Тапшырылмаган хатлар» фильмы зур экраннарга чыгарга әзер

Яңа Гасыр каналы Татарстанның шәһәр һәм район кинотеатрларының зур экраннарында Татар классигы Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп төшерелгән “Тапшырылмаган хатлар” нәфис фильмын тәкъдим итә!

«Тапшырылмаган хатлар» «Татарстан-Яңа гасыр» каналында беренче тапкыр 2016 нчы елның декабрь аенда күрсәтелде.

Исегезгә төшерәбез, Гадел Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”ны 1935 елда иҗат иткән. Әсәрдә 1920 елгы вакыйгалар сурәтләнә. Фильм исә бүгенге көнгә яраклаштырып төшерелгән. Фильмның продюсеры Фәрит Галиев сүзләренчә, фильмда күрсәтелгән проблемалар безнең вакытка да бик актуаль. Галия образын да без заманча итеп күрәсәбез. Ни кызык, героиня бүгенге көндә яшәсә дә иренә электрон хатлар түгел, ә кәгазь хатлар язачак. Кутуйның бу элементын фильм төшерүчеләр берничек тә алып ата алмаган.

Галияне Гүзәл Сибгатуллина уйный,  Ришат Әхмәдуллин Искәндәрне гәүдәләндерә, Айдар Сөләйманов Вәли ролендә. Фильмда шулай ук танылган артистларыбыз Фирая Әкбәрова, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Фәнис Җиһаншин һәм башкалар да катнаша.

Сценарий авторы Дан Дамаскин һәм аның тормыш иптәше, фильмның тавыш режиссеры Илсөяр Дамаскин – илкүләм билгеле проектлар әзерләгән кешеләр.

Фильмны куючы-режиссер Рөстәм Рәшитов, куючы-операторлар Фәрит Галиев һәм Денис Гусев.

«Тапшырылмаган хатлар» нәфис фильмы март аеннан шәһәр һәм район кинотеартларында прокатка чыгачак. Түбәндә сезнең өчен фильмның күрсәтелү графигын тәкъдим итәбез. Искәртәбез, әлеге график үзгәрергә мөмкин. ТНВ сайтында һәм социаль челтәрләрдә бу мәгълүматны күзәтеп бара аласыз.

Районы

Место показа

Дата

Время

г. Казань

к\т "Мир"

с 27 апреля по 3 мая

 

г. Чистополь

КЦ "Чистай"

с 27 апреля по 3 мая

 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20