Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.09.2017

Тарих телләрен тамашачыга “Без тарихта эзлебез” тапшыруы ачып бирә

Милләт тарихын өйрәнгән “Без тарихта эзлебез” тапшыруы телевизор караучыларны татарлар яшәгән төбәкләр һәм андагы милләттәшләрнең яшәү тарихы белән таныштыра. Тарих хәзинәсен туплаган тапшыру милли төбәкләргә телевизион сәяхәт оештыра.

Тарих битләрен ачкан “Без тарихта эзлебез” тапшыруы үсеп килүче яшь буынга үз төбәге, районы һәм республикасы тарихына хөрмәт хисен тәрбияләүне, татар милләте тарихы чыганакларына, аның гореф-гадәтләре, йолалары  һәм мәдәни хәзинәләренә игътибар юнәлтүне, татар дөньясының истәлекле урыннары белән таныштыруны үзенең төп бурычларыннан саный.

Милләт тарихын яктырткан тапшыру аерым бер төбәккә багышланган берничә видеосюжет һәм төрле сәхифәләр белән үрелеп барыла: авыл, мәктәп, район тарихы яки күренекле кешеләр эшчәнлеге. Алып баручы телевизор караучыларны гербларны өйрәнү, милли тарих, географик урнашу тәртибе һәм җирле төбәк халкы белән таныштыра.

Милләт тарихын өйрәнгән “Без тарихта эзлебез” тапшыруын һәр дүшәмбе 15:15 сәгатьтә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20