Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
23.10.2017

Тарихи вакыйгаларны бәйнә-бәйнә “Адмиралъ” сериалы сөйли

Дүшәмбедән «Яңа Гасыр» каналында күпләргә таныш «Адмиралъ» фильмы күрсәтелә башлый. Тарихи йөз тормышыннан алынган реаль вакыйгалар күпләрне тирәнтен рәвештә уйланырга мәҗбүр итә.

Режиссер Андрей Кравчукның «Адмиралъ» фильмы гомер һәм мәхәббәт тарихларын яктырта. Хәрби диңгез флоты офицеры һәм Ак хәрәкәтнең җитәкчесе, адмирал Александр Колчак фильмның баш герое булып тора һәм бу рольне сериалда Константин Хабенский башкара.

Вакыйгалар фильмда ерак 1915 нче елда Гельсингфорс (хәзерге Хельсинки) шәһәрендә башланып китә. Беренче ранг капитаны Александр Колчак Беренче Бөтендөнья сугышының Балтика буе бәрелешләрендә катнаша. Бәйрәм кичәләренең берсендә Колчак диңгез офицеры Сергей Тимирёвның хатыны Анна белән таныша һәм алар арасында мәхәббәт хисләре уйный башлый. Соңрак ул Колчакның хатыны булып куя, ләкин алар гражданлык кагыйдәләре буенча гына яшиләр. Фильмның вакыйгалары нинди нәтиҗәгә алып килер?

Сорауга җавапны «Яңа Гасыр» каналында «Адмиралъ» телесериалын карап белә аласыз. Фильм һәр эш көнендә 12:00 һәм 00:30 сәгатьләрдә күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!