Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.10.2016

Ташкентта Рөстәм Яхин кичәсенә җыелган тамашачы кайбер романсларны беренче тапкыр ишетте

Ташкентта Үзбәкстан Республикасының Дәүләт консерваториясендә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ферүзә Халдарованың танылган татар композиторы, татар романсына нигез салучы Рөстәм Яхинның тууына 95 ел тулуга багышланган концерты узды. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстандагы Вәкиллегендә хәбәр иттеләр.

Кичәдә Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Илчелеге, БДБ эшләре буенча федераль агентлыкның Үзбәкстандагы Вәкиллеге, Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге хезмәктәрләре, шулай ук Ташкентның татар иҗтимагый мәдәни-яктырту үзәге активистлары, җәмәгатьчелек һәм яшьләр катнашты.

Кичәне Үзбәкстан Республикасы Мәдәният һәм спорт эшләре министрлыгы, Үзбәкстан милли симфоник, камера һәм халык уен кораллары оркестрлары коллективлары берләшмәсе белән бергә Үзбәкстан Республикасы Дәүләт консерваториясе оештырган.

Концерт программасына Р. Яхинның Г. Тукай, М. Җәлил, Ә. Ерикәй, М. Нугман, С. Хәким, А. Саттаров, Ш. Хөсәенов, Н. Дәүли һ.б. шигырьләренә язылган татар һәм рус телендәге романслары кертелгән иде, аларның кайберләрен Ташкент тамашачылары беренче тапкыр ишетте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20