Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
22.05.2017

Татагропромбанк банкрот дип танылган

Татарстан Арбитраж суды Үзәк Банкның Татагропромбанкны банкротлыкка чыгару дәгъвасын канәгатьләндерде, дип хәбәр ителә ТАССка суд матбугат хезмәтендә.

«Суд дәлилле дип тапты, бер елга конкурс эшен ачты, киләсе утырыш 2018 елның 21 маенда була», — дип аңлатканнар матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, Россия Банкы 5 апрельдә Татагропромбанкның капиталын югалту һәм җинаять юлы белән алган керемнәрне легальләштерүгә каршы эшчәнлек өлкәсендә канун бозган өчен банк операцияләрен башкару буенча лицензиясен алган иде.

11 апрельдә Иминият кертемнәре агентлыгы Татарстан «Ак Барс» банкын банк-агент итеп билгеләде һәм әлеге банк Татагропромбанк кертемчеләренә акчаларын кире кайтару белән шөгыльләнәчәге билгеле булды. Иминият кертемнәре агентлыгы мәгълүматлары буенча, түләүләр 1,66 млрд сум тирәсе булачак. Әлеге максаттан 3,24 мең кертемче мәрәҗәгать итәргә мөмкин. Кертемнәр түләүгә гаризалар һәм кирәкле документлар кабул итү, шулай ук түләүләр 2017 елның 19 апреленнән 2018 елның 19 апреленә кадәр башкарылачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха