Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.04.2017

“Татар дозор” мөстәкыйль проект буларак тормышка ашырылачак

“Татар дозор” квест-уены киләсе елдан мөстәкыйль проект буларак “яши” башлаячак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин хәбәр итте.

Аның фикеренчә, проектны ел дәвамында гамәлгә куярга кирәк.

Мәгълүм булганча, “Татар-дозор 2017” быел 22 апрельдә үткәрелде. Анда, 50 командага бүленеп, 300 дән артык кеше катнашты. Быелгы уен татар әдәбияты классигы, җәмәгать эшлеклесе, меценат Закир Рәмиевка (Дәрдемәнд) багышланган иде.

Җиңүчеләр 26 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә бүләкләнәчәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20