Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
30.11.2017

Татар эшмәкәрләре җыены "Алабуга" икътисади зонасында уза

Бүген Татарстанның Алабуга шәһәрендә татар эшмәкәрләре катнашында XII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы узачак. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган форумда бу юлы Татарстан районнары, Россиянең 37 төбәге һәм 10 илдән 200 делегат катнашачак.

Татар эшмәкәрләрен «Алабуга» махсус икътисади зонасы эшчәнлеге һәм мөмкинлекләре белән таныштыру көтелә. Алар биредәге предприятиеләрне караячак.

Төштән соң «Алабуга» икътисади зонасының административ бинасында Татарстан җитәкчелеге катнашында пленар утырыш үтәчәк. Эре эшмәкәрләрнең продукцияләрен тәкъдим иткән күргәзмә дә оештырылачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!