Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
05.04.2017

Татар халык ашлары “Секреты татарской кухни” белән бергә кайный

Көндәлек тәмле ризыклар әзерләргә өйрәтә торган «Секреты татарской кухни» тапшыруы үз тамашачылары белән нинди генә татлы һәм тәмле рецептлар бүлешми.

Татар халык ашларын әзерләү зур җаваплылык сорый, шул ук минутта җырлап-биеп әзерләгән кунаклар үзләренең берничә эшне берьюлы башкара алуларын күрсәтәләр. Тапшыруга танылган шәхесләр килә һәм үзләренең яраткан ризык-ашамлыкларын әзерлиләр. Тапшыруның алып баручысы Руслан Шәрәфетдинов кунакларга үзе дә тәмледән-тәмле ризыклар әзерләшергә булыша, аларга кызыклы сораулар бирә һәм җырлатып-биетеп тә ала.

Татар халык ашларының бик тәмле һәм файдалы булуын Россиянең танылган артистлары да дәлилләде. Бу якшәмбедә Татарстан Милли музее җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова ерак тарихта борынгы болгарлар пешергән сыман чүлмәктә тәмле ризык әзерләр. Көн дә нинди кунаклар ашау пешергәнен «Секреты татарской кухни» тапшыруын карап белә аласыз.

«Секреты татарской кухни» тапшыруы «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында һәр көнне 11:30 сәгатьтә күрсәтелә.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!