Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.05.2016

Татар КВН лигасы чемпионы билгеләнде

Бүген Казандагы “Ак Барс” яшьләр үзәгендә татар КВН лигасы финалы булды. Анда Казаннан – “Əкәмәт” һәм “Татар Team”, Чаллыдан “Марат”, Мамадыштан “Биш бармак” командалары тапкырлыкта һәм шаянлыкта ярышты. Уенны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, татар КВН лигасына нигез салучы Таштабанова, ТР КВН директоры Илдар Фәттахов, Татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Әгъдиев, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, татар эстрадасының күренекле җырчысы Илназ Сафиуллин, “Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыйров, шушы радио диджее Булат Бәйрәмов бәяләде. Финалны Роберт Исламов алып барды.

Командалар сәламләү, “йолдыз” катнашында разминка һәм музыкаль өй эше, татарча стендап ярышларында җиңүче кубогы өчен көрәште.

Финалда беренче мәртәбә чыгыш ясаган һәм бүген тамашачыларны да беренче булып сәламләгән “Бишмармак” командасы егетләре сүзләренчә, 2018 елда Россиядә, шул исәптән Казанда уздырылачак футбол буенча Дөнья чемпионаты өчен запас стадион Мамадышта да төзелә, янәсе. Быел шәһәрләрендә чит илләрдән килгән туристларга ял урыннары да “барлыкка килгән”. Шулардан берсе – аквапарк. “Ну, аквапарк, дип... Былтыр ул урында парк төзегән идек, быел шуны су басты”, – дип шаяртты алар. Сүз уңаеннан, бу шаяртуда чынбарлык чагыла: былтыр Парклар һәм скверлар елы кысаларында булдырылган парк, быел язын, Нократ ярларыннан чыгу сәбәпле, чыннан да, су астында калган...

Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университеты данын яклаган “Әкәмәт” командасының да финалда беренче тапкыр чыгыш ясавы иде. Алар заман яшьләренең селфи төшергә, телефоннан озаклап сөйләшергә яратуы, гомумән, вакытларын бушка сарыф итүеннән көлде. Команда вәкилләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да үзләре белем алган вузны тәмамлаганлыгы, аның икенче срок республика башлыгы булып торуы һәм Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетының “Казан Ыстайл” командасының да татар КВН лигасында 2 ел рәттән чемпион булып калуы арасында параллельләр уздырып: “Безнең университетта Рөстәм абыйның өченче срокка җыенуы турында сүзләр йөри. Безгә дә аннан калышмаска иде инде”, – дип, уены-чыны бергә кушып, җиңүгә дәгъва кылды.

Шуннан соң сәхнәгә Татар КВН лигасы ветераннары – КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Татар Team” командасы чыкты. Яшьләр үзләренең финалда җиңү өчен барлык мөмкинлекләре булуы турында әйтеп, командабызда мәзәк аңлатучы, мәзәктән көлүче, гомумән, кызык итеп көлә белүче бар, дип шаяртты.

“Марат” командасының бүгенге финалдагы уены, узган елдагысы белән чагыштырганда, яхшы якка аерылып торды. Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентларын берләштергән бу команда юморның мәгънәви дәрәҗәсе ягыннан шактый үскән. Аларның чыгышларында да ТР Президентына, аерым алганда, аның Instagram челтәрендә еш утыруына бәйле шаяртулар булды. Алар тамашачы тарафыннан шактый җылы кабул ителде.

“Йолдыз” катнашында разминка ярышында радио диджейлары, татар эстрадасы артистлары, командалардан тапкыр һәм шаян җавап өмет итеп, аларга шундый ук сораулар бирде. Әйтик, Айваз Садыйровның: “Тиздән кулланылышка керергә мөмкин 200 сумлык купюрада Казан шәһәренең сурәтләнүе ихтимал дигән сүзләр йөри, ә 2 мең сумлык купюрада, сезнеңчә, нәрсә төшелер?” дигән соравына “Әкәмәт”леләр: “Ә безгә барыбер, без бит аграрийлар, шуңа бу купюраны күрергә өмет итмибез, чөнки хезмәт хакын бәрәңге белән түлиләр!” – дип җавап кайтарды.

Бу юлы финалда беренче тапкыр татарча стендап ярышы кертелгән иде. Һәр командадан бер уенчы берничә минут дәвамында нинди дә булса темага чыгыш ясады. Әлбәттә, төп шарт – чыгышның юморга бай булуы. Яшьләр шактый дулкынланды, шулай да, сынатмады һәм бу бәйге финалны тагын да ямьләндерде.

“Йолдыз” катнашында җырлы өй эше ярышында исә командалар белән бер сәхнәдә татар эстардасы артислары Зөлфәт Зиннуров, Данир Сабиров, Илназ Гарипов, Гөлназ Батталова, диджей Булат Бәйрәмов чыгыш ясады. Алар төрле образларга кереп, уенчыларга җиңү өчен көрәштә ярдәм итте.

Гомумән, командаларның һәркайсы бүгенге тормышыбызда булган кимчелекләрне, кискен проблемаларны чагылдырырга тырышты.

Финал нәтиҗәләре буенча КВН “Татар лигасы”ның 2015-2016 ел сезонының абсолют җиңүчеләре дип “Татар Team” командасы табылды. II урында – “Бишмармак” командасы. “Әкәмәт” һәм “Марат” командалары III урынга лаек булды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20