Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.02.2015

Татар матбугатындагы кризис фаш ителде

Быел без татар матбугатының 110 еллыгын каршылыйбыз. Татар телендәге беренче газета – “Нур” – беренче рус революциясе башланганнан соң, 1905 елның 2 сентябрендә Санкт-Петербургта дөнья күрә. Әмма бу юбилей датасы бәйрәм итүне генә түгел, ә бер гасырлык юл үткән татар матбугатының киләчәге турында уйланырга этәрә.


Татар матбугаты тарихындагы истәлекле вакыйга уңаеннан, Казан федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы, Татарстан Журналистлар берлеге һәм “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы “Татар телендәге мәгълүмати мохит: хәзерге хәле һәм үсеш юллары” темасына фәнни-гамәли конференция уздырды.

Шулай ук бу конференциянең нәкъ менә февраль аенда оештырылуының да сәбәбе бар. Февральдә утыз елга якын Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген җитәкләгән, бүген гаммәви мәгълүмат чаралында көч куючы журналистларның остазы булган Флорид Әгъзамовның тууына 79 ел тулды. Журналистика теориясе өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып барган, журналистиканың нигезен тәшкил итүче гуманизм принципларын танытуга, Габдулла Тукайның журналистик мирасын өйрәнүгә зур өлеш керткән галим хөрмәтенә киләчәктә КФУда мондый фәнни конференцияләрне “Әгъзамов укулары” буларак үткәрергә ниятлиләр.

Бүген татар матбугатының үсеш юлларын барлау мәсьәләсе аеруча актуальләшкән чор. Мәгълүмат кырының киңәюе, мәгълүмат тарату чараларының артуы, тормышка заманча мәгълүмати технологияләр үтеп керүе, ләкин татар телле аудиториянең, киресенчә, кимүе, тиражларның төшүе күзәтелгәндә бер гасыр элек озак һәм туктамас көрәш нәтиҗәсендә туган татар матбугатының язмышы янә кыл өстендә кала кебек.

1905-1917 елларда Россиядә татарлар яшәгән төбәкләрдә 120гә якын татар басмасы дөнья күргән. Моның кадәр сандагы басма, Россиядә яшәүче халыкларда бары тик русларда гына булган. Хәзер дә Татарстанда татар телендә шул чаклы татар газетлары, утызлап журнал нәшер ителә. Аларның бүгенге хәле һәм киләчәге турында конференциядә КФУ галимнәре, студентлар гына түгел, республикада гаммәви мәгълүмат чаралары үсешенә җаваплы җитәкчеләр, әйдәп баручы татар басмалары баш мөхәррирләре дә фикер алышты. Татар матбугатының тарихын өйрәнүгә, татар мәгълүмат кырында пәйда булган яңа технологияләрне үзләштерүгә, татар журналистларының иҗади мирасын барлауга, вакытлы матбугатта, радио һәм телевидениедә татар теленең кулланылышына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Мәгълүм булганча, Казан дәүләт университетында алтмышынчы еллар башында журналистика бүлеге ачылу нәтиҗәсендә, студентларга татар журналистикасы тарихын укыту ихтыяҗы белән бәйле рәвештә, биредә вакытлы матбугатның тарихын журналистика фәне күзлегеннән өйрәнүгә күп көч куела.



Васил Гарифуллин, КФУның журналистика кафедрасы мөдире, профессор:

- 2005 елда татар матбугатының 100 еллык юбилеен билгеләп үттек. Безнеке кебек бай тарихлы матбугат һәм журналистика белән Россиядәге бик сирәк милләт кенә мактана ала. Башка халыкларда булса, мондый зур вакыйганы бөтен дөньяны шаулатып, олы тантаналар рәвешендә зурларлар иде. Бездә исә университет конференциясеннән башка чара узмады да диярлек. XX гасыр башында күрше мордва дусларыбызның нибары бер генә газетасы булган. “Мужик” исемле рус телендә чыккан ул газетаның 1906 елда нибары 22 саны дөнья күргән. Революциягә кадәр бу милләтнең үз ана телендә матбугаты бөтенләй булмаган. Алар шул рус телле беренче газеталарының 100 еллык юбилеен дәүләткүләм билгеләп уздылар. Бу уңайдан Президентларының кереш сүзе белән саллы китап нәшер ителде. Чуаш туганнарыбыз да 1906 елда Казанда дөнья күргән “Хыпар” газетасының 100 еллыгын Президент Указы нигезендә милли бәйрәмгә әйләндерделәр. Моңа багышланган китап та басылып чыкты. XX гасыр башында чуаш журналистикасы шул бердәнбер басма рәвешендә яшәгән.

Татар журналистикасының зур тарихи байлыгын барлау, саклау, тарих өчен фәнни тасвирлап калдыру, зур чыгымнар гына түгел, әлеге мәсьәлә белән җитди кызыксынган күп санлы галимнәр булуын да сорый. Ә бездә төрле чорларда татар журналистикасының тарихын махсус өйрәнгән галимнәрнең исемен санап чыгу өчен ике кулның бармаклары да җитә. Совет чорында “буржуаз” дип келәймә тагылган гаять кызыклы басмаларның күбесе, галимнәрне көтеп, китапханәләрдә тузан җыя. XX йөз башы һәм аннан соңгы чордагы татар матбугаты, аның иҗатчылары аеруча аз өйрәнелгән әле. Аерым төбәкләрдәге татарча газета-журналлар исә бөтенләй тикшерелмәгән. Галимнәребезнең аерым игътибары Россия һәм элеккеге Советлар Союзы территориясеннән читтә чыккан матбугатка да юнәлергә тиеш. Тарихның төрле чорларында Төркия, Венгрия, Германия, Польша, Кытай, Япония, Финляндия, Швеция, Румыния, АКШ кебек татар милләте шактый тупланып яши торган илләрдә ана телебездә кырыклап газета-журнал нәшер ителгән. Эмигрантлар матбугатын өйрәнү өчен бүгенге галимнәр алдында бернинди киртәләр булмаса да, фәнни хезмәтләрдә ул өлешләп кенә чагылыш табып килде. Гомеренең зур өлешен читтә яшәп, шунда газета-журналлар чыгаруын дәвам иткән Гаяз Исхакый фигурасы галимнәрнең аерым игътибарын сорый. Татар матбугаты тарихындагы “ак тап”ларны Россиядә нәшер ителгән газета-журналларга мөнәсәбәтле рәвештә дә күпләп табарга мөмкин.

Әйтик, совет чорында һәм аннан соңгы елларда Татарстаннан читтә чыккан милли матбугатыбызның тарихы бөтенләй язылмаган. Радио-телевидениенең үсеш тарихын да тулаем яктыртып биргән хезмәтләр аз. Хәзер дә яшәп килүче аерым басмаларның тарихын аларның юбилейлары мөнәсәбәтле генә барлыйбыз. Ләкин эшне болай өзек-төртек, плансыз рәвештә һәм системасыз алып бару журналистика тарихын тулаем, объектив тикшерүгә комачау тудыра. Сәбәбе – дәүләт заказы булмау! Татарстан Журналистлар берлеге инициативасы белән Татарстан журналистикасы энциклопедиясен бастырып чыгару проекты зур әһәмияткә ия. Моның өчен инде шактый материал тупланган. Ләкин тикшерәсе чорлар, фәндә яктыртылмый калган өлкәләр дә күп әле. Аларны һәрьяклы өйрәнү һәм фәнни системага салу, татар журналисткасының күптомлык тарихын булдыру көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала. Татарстан Фәннәр академиясе яки университет каршында, ә бәлки бүген республикабызда массакүләм мәгълүмат чаралары белән турыдан-туры җитәкчелек итә торган “Татмедиа” агентлыгы каршындадыр, журналистика проблемаларын, шул исәптән журналистикабыз тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә торган махсус фәнни оешма – институт яисә үзәк төзү максатка ярашлы булыр иде.



Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТР Журналистлар берлеге рәисе:

– Татар матбугаты исемле баланың тумас борын язмышы җиңел булмавы билгеле.


Илебездә гаммәви мәгълүмат чаралары турында закон бар. Закон буенча, матбугат чарасы “кызыл”мы, “яшел”ме, “сары”мы – алар арасында аерма юк, барысының да хокукы бертигез. “Сары” матбугатны таратучылар халыкны “бозыйм” дип түгел, ә акча эшләүне максат итеп куя. Без үзебез үк андый басмаларны сатып алып, студентларыбызны шунда практика үтәргә җибәреп, аларга яшәргә ярдәм итәбез, ә аннан соң матбугатның сыйфаты төште, “сары” газеталарны таратуны тыярга кирәк дигән сорау күтәрәбез.



Римзил Вәлиев, журналист һәм җәмәгать  эшлеклесе:

- Бу  конференцияне яңа, өметле чара буларак кабул иттем. Ниһаять КФУның элекке журналистика  факультеты  уяна, халыкка чыга башлады, татар матбугатына бәйле актуаль проблемалар турында сүз күтәрә. Васил Гарифуллинның татар журналистикасы кафедрасы җанлану, Флорит Әгъзамов исеме тирәсендә конструктив һәм кыю фикер алышу  шатландыра. Инде кафедра  һәм журналистика бүлеге Товарищеская урамыннан яңадан шәһәр үзәгенә кайткан, хәерлегә булсын!  Димәк “идән астыннан” чыгабыз, үзебезгә кирәкне әйтә алабыз дигән сүз! 5-6 ел дәвамында журфакта укытып, хәлләрнең шактый сүлпән, өметсез рәвешкә керүен дә күргән идем. Коммуникация институты барып чыкмаганны тану да файдалы. Бер җирдән икенче урынга кушып, типкәләп йөретү журфакны тәмам хәлсезләндерде.

 Васил Гарифуллин төшенкелектән  чыгарга, аягүрә басарга булган икән, димәк, үзгәреш булырга мөмкин. Үзебездән дә күп кенә нәрсәләр тора. Федераль университетның  реформаларына журналистика, филология белгечлекләре уңышлы катнаша алмады. Без журналистлар, педагоглар татар матбугаты кадрларын әзерләү критерийларын яклый алмадык. Физиклар, химиклар кебек халыкара рейтинглы журналларда басылу, цитатага  эләгү безнең өчен реаль түгел, кирәге дә шул кадәр. Без Татарстан һәм татар халкы өчен мәгълүмат таратырлык кадрлар әзерләргә тиеш. Аларны сайлап алу, редакциядә эшләтү, үстерү бурычын куярга кирәклеген ректорат һәм дәүләт даирәләрнедә  яклый алмадык без.

Без журналистикага зур җитәкчеләрнең мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш. Ә татар матбугаты  әле дә көчле, алда бара. Редакцияләр, дәүләт басмалары һәм хосусый газеталар һәм милли аудитория русча басмаларда дәртлерәк, оешканрак, кызыграк эшли бит. Әбүнәчеләр саны буенча да безнең басмалар алда. Укучыларыбыз бар. Дөрес, аудитория өлкәнәеп бара. Ләкин бездә 1000 кешегә 300 дән артык әбүнәче туры килә Республикада вакытлы матбугатны укучылар саны РФ дәрәҗәсеннән ике тапкыр югарырак! Татарстан һәм татарлар  Россиядә  мәгълүмат тармагында башкаларны  әйдәп баралар.

Безгә кыюрак булырга,  конструктив тәкъдимнәр кертергә кирәк. Район газеталарының  киңәшмәләрендә  һәрвакыт кадрлар кытлыгы турында әйтәләр. Редакцияләр белән университет арасында хезмәттәшлек, кластер булырга тиеш. Татар журналистикасына көчле абитуриентлар җәлеп итү проблемасы бар. БДИда рус әдәбиятын сайламаган укучы гомумән журфакка, татар журналистикасына керә алмагач, каян килсен ул көчле кадрлар? Чөнки күпчелек БДИ тапшырган иҗтимагый белемне сайлый, рус әдәбиятын сайламыйлар.

Авыз йомып, яңалык юлларыннан читләшеп утыра торган заман түгел. Бу конференция  узган  гасырдагы көчле шәхесләрне  искә төшерде. Ул вакытта татар матбугаты “тыйнак” түгел иде, үзе өчен көрәшергә сәләтле булды. Кемнеңдер безне кызганып,  авызга “мәми” каптырганын көтеп утырасы юк, эшләргә кирәк. Яңа ысуллар, кызыклы проектлар  табу, яңа кешеләр җәлеп итү, ярты еллык, 2 айлык уку курслары оештыру, мастер-класслар булдыру турында уйларга кирәк.   



Миңназыйм Сәфәров, “Ватаным Татарстан” республика газетасы баш мөхәррире:

– Бүген татар матбугатының әхлакый йөзе югала баруы җәмгыять өчен генә түгел, бөтен милләт өчен дә зур куркыныч тудыра. Без моңарчы уңайсызланып кабул иткән күренешләр, хәзер норма рәвешендә тәкъдим ителә. Бу, беренче чиратта, А4 форматта ике-өч кеше көче белән чыгарыла торган шәхси газеталарга кагыла. Ире-хатыны, балалары, абый-сеңелләре белән бергәләшеп чыгарылган ул басмаларны гаилә бизнесы дип атарга кирәктер. Анда күтәрелгән темалар да шул чамада. Әмма халык мәнфәгатенә хезмәт итү – бер, ә эшмәкәрлек – ул икенче. Газеталы халык  – ул милләтне дөнья дәрәҗәсенә чыгару дигән сүз. Татарларның беренче газеталары ук Ауропа дәрәҗәсендә булырга тиеш дигән таләпләр куеп эшләгән. Безгә моны онытырга ярамый. Бүген бернинди кыенлыкларга карамастан, профессиональ татар матбугатын саклап калырга кирәк. Икътисади кризис, ике мәртәбә почта хезмәтләре, безгә әйтми генә, бәяләрне арттырды дибез. Тик: “Нет худа без добра”, дигән әйтем бар урыста. Менә шушы вакытта татар халкының нинди кыен хәлгә килеп җиткәнен аңлый башладык. Итәк астыннан язылган, журналистика белән бернинди уртаклыгы булмаган газеталарны укучылар арта икән, без аларны тәнкыйтьләргә түгел, ә җәмгыятьне үзебез тәрбияләргә тиеш. Сыйфатлы матбугат нәрсә өчен кирәк? Сыйфатлы журналистика – ул аналитика. Мәсьәләгә белгечләрнең фикерен туплап, бүгенге вәзгыятьне аңлау, чагыштыру, киләчәккә карау, ягъни кешегә яшәргә ярдәм итү.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20