Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.07.2016

"Татар мунчасы" Россиядә иң яхшысы дип табылды

"Татар мунчасы" Россиядә иң яхшысы дип табылды Ногинскида «Русь Банная 2016» себерке белән парландыру буенча Россия чемпионаты тәмамланды. "Татар-информ" агентлыгына билгеле булганча, бөтен Россия буенча иң яхшы парландыручылар дип татарстанлылар танылды.

Беренче урынны казанлы Сергей Ахмеров алды, икенче урынга Чаллыдан Юрий Стрелков чыкты. Алар икесе дә «Татар мунчасы» мәктәбе данын якладылар. Конкурсның бүләк фонды 100 мең сум тәшкил иткән, шуның 80 меңен татарстанлылар алган.

Ярышлар кысаларында катнашучылар һәм барлык теләүчеләр өчен мунча төзү, парлану процедуралары, мунча практикасы һәм техникасы буенча мастер-класслар узды. 

Россия чемпионатының финалында Санкт-Петербург, Мәскәү, Сочи, Казан, Чаллы, Чиләбе, Новосибирск, Әстерханда сайлау алу турларында җиңүчеләр катнашты. «Русь Банная» мунча керү осталыгы буенча чемпионат -  Россиянең иң көчле парландыручылар смотры. Чемпионат сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20